Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңгән 4 объектта төзү-монтаж эшләре башланды

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Спорт объектларын төзү программасы кысаларында 6 ябык футбол манежы, 1 блок-модульле чаңгы базасы буенча эшләр алып барыла. 3 универсаль спорт мәйданчыгы буенча эшләр старт алды.

Республикада шулай ук фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше бара (үтәлеш 20% тәшкил итә), балаларны савыктыру лагерьлары төзелеше объектларында эшләрнең үтәлеше 22%ка бәяләнә.

«Югары Ослан» эчке эшләр министрлыгының административ бинасы төзелешендә гомуми эш күләменең 22%ы ябылган. Башкарма комитет биналары төзелеше күләме 33%ка үтәлгән.

Чистай үзәк район хастаханәсенең кабул итү-диагностика бүлегенең әзерлеге 42% тәшкил итә.

Министр шулай ук 6 илкүләм  проектка кертелгән 105 объект буенча эшләрнең барышы турында да сөйләде. Объектлар саны буенча иң зур блокка «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты - «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль проектының 27 объекты керә. Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре планның 12%ы күләмендә башкарылган. Эшләр 20 объектта бара.

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңгән 6 объектның 4сендә - Әгерҗе, Баулы, Арча һәм Чистай шәһәрләрендә эш башланган.

Республикада «Торак» федераль проекты буенча гамәлгә ашырыла торган 3 объектның әзерлеге 11% тәшкил итә.

«Чиста су» федераль проекты кысаларында Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасын төзү эшләре бара (күләме 15%ка үтәлгән).

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметү» федераль проекты буенча эш алып барыла - проект кысаларында бүгенге көнгә 5 мең 213 кв. метр мәйданлы 192 фатирга кешеләр күчерелгән, аларда 444 кеше яши.

«Экология» илкүләм  проекты Казанның коммуналь хуҗалыгы өчен 2 стратегик объект төзүне күздә тота («Иделне савыктыру» федераль проектына керә). Бу шул исәптән биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү, анда төзү-монтаж эшләре 31%ка башкарылган, шулай ук ләм кырларын рекультивацияләү - биредә эшләр 9%ка үтәлгән.

Моннан тыш, «Чиста ил» федераль проекты кысаларында Самосырово полигонын рекультивацияләү эшләре бара. Төзү-монтаж эшләрен башкару 36% тәшкил итә.

 «Сәламәтлек саклау» илкүләм  проекты белән республикада 34 объект төзү каралган (эшләр башкару 14% тәшкил итә).

«Мәдәният» илкүләм  проектына 5 төзелеш объекты керә, анда эшләр 11% башкарылган. Аерым алганда, 2 объект - Буада мәдәният йорты һәм Түбән Кама Яшь тамашачы театры реконструкцияләнә.

Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасы буенча күрсәткечләр түбәндәгечә: 3 мәгариф объекты төзелеше һәм авыл мәдәният йортын ремонтлау буенча төзү-монтаж эшләре 37%ка ябылган; 5 инженерлык челтәрен модернизацияләү буенча эшләр 33%ка үтәлгән.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру өлешендә гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча төзү-монтаж эшләре 9%ка ябылган. 14 объектның 7сендә подрядчылар эшли.

«Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы кысаларында 66 гомуми белем бирү учреждениесен капиталь ремонтларга кирәк булачак.

«1 апрельдә башланган традицион республика санитар-эпидемиологик ике айлык ахырына якынлаша, - диде Марат Айзатуллин. - Аның аерылгысыз өлеше булып төзелеш тармагында катнашучыларның экологик законнарны үтәвен тикшерү тора. Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе 31 тикшерү үткәрде, 24 закон нормаларын бозу очрагы ачыкланды. 16 юридик һәм вазыйфаи зат административ җаваплылыкка тартылган, 315 мең сумлык штраф салынган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International