Илшат Гимаев яңа торак комплексы проектын тәкъдир итүдә катнашты

2022 елның 19 мае, пәнҗешәмбе

Казанның Киров районында “Крыловка Парк” торак комплексы төзелеше башланды. Комплекс Зур Крыловка, Җиләкле һәм Краснококшайский урамнары чатында урнашкан.

Торак комплекс 2025 елда файдалануга тапшырылачак. “Крыловка Парк”  6-23 катлы дүрт йорттан торачак. Комплекс резидентлары өчен 7 мең квадрат метрдан артык мәйданлы парк төзеләчәк.  Проект буенча ишегалды өч функциональ зонага бүленгән: атравматик өслекле балалар уен шәһәрчеге, урам тренажерлары булган күп функцияле спорт мәйданчыгы, җәяү йөрү һәм ял итү зонасы, анда җылытылган эскәмияләр һәм гаджетлар зарядкасы өчен станцияләр булачак. Бөтен территориядә ландшафтлы яшелләндерү, ә периметр буенча — дог-бокслар һәм чүп-чарны аерым җыю өчен ябык системалар планлаштырыла.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев билгеләп үткәнчә, яңа торак комплекслар Киров районын танымаслык итеп үзгәртә. “Катлаулы шартларда яңа проектлар гамәлгә ашырыла башлагач, бу уңай сигнал. Март-апрельдән соң 2023-2025 елларда тапшырылачак объектлар кайчан тормышка ашырылыр дип көттек. Бу - «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты кысаларында торак төзелеше программалары буенча республиканың төп бурычы, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International