#Яшь гаиләләргә торак тапшыру - турыдан-туры эфир

2022 елның 20 мае, җомга

2022 елның 20 маенда 17.45-19.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында  #Яшь гаиләләргә торак тапшыру турыдан-туры эфир булачак. Чара Татарстанда гамәлдә булган яшь гаиләләргә, яшь белгечләргә торак шартларын яхшыртуда дәүләт ярдәме чаралары һәм программалары турында яшьләргә мәгълүмат бирүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан үткәрелә.

Турыдан-туры эфир барышында Татарстандагы төрле тармак министрлыклары һәм ведомстволары программалары тәкъдим ителәчәк, алар «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү», Татарстан Республикасының авыл территорияләрен үстерү, республика, муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» федераль программалары буенча яшьләргә үз торакларын сатып алуда дәүләт ярдәменә юнәлдерелгән.

Туры эфирга «ВКонтакте» платформасына 45 муниципаль мәйданчык тоташа ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International