2022 елда Татарстан Республикасында Нурлат шәһәре өчен су алу челтәре булган су белән тәэмин итү системасын төзү башлана. Проект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Чиста су» федераль проекты кысаларында тормышка ашырылачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда яңа перинаталь үзәк нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Медучреждение 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең бала табу йорты нигезендә урнашачак.
Перинаталь үзәк 160 урынга исәпләнгән. Ел саен биредә 8 меңгә кадәр балага дөньяга килергә ярдәм итә алалар. Медицина ярдәме Казаннан һәм республиканың якын-тирә районнарыннан килгән йөкле хатыннарга күрсәтеләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ломжа һәм Ю. Фучик урамнары киселешендәге Казан метрополитены икенче линиясенең төзелеп килүче участогында булды.
Биредә тоннель үткәрү комплексы җир өслегенә чыккан, Казан метрополитенының икенче линиясендәге беренче участок тоннеле төгәлләнгән.
Татарстан Республикасында торак төзелеше барышы һәм гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстан Республикасында 2022 елда төзелеш өлкәсендәге республика программаларын, дәүләт программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Быел 44 программаны тормышка ашыру планлаштырыла, шуларның 31е ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре белән раслана. Бүгенге көнгә төзелеш өлкәсендә 28 республика программасы расланган. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
ТОП ТК премиясе - Россиядә иң масштаблы торак комплекслар - яңа төзелешләр конкурсы. Анда 700-800 төзүчедән 1 меңнән артык проект катнашты. Финалистларны, призерларны һәм җиңүчеләрне билгеләү 155 номинация буенча алып барыла. Һәр торак-коммуналь хуҗалык бәяләвенчә, төзелешнең комплекслы булуы, инфраструктура, архитектура, ишегалды һәм парковка киңлекләре, акыллы йорт һ.б. исәпкә алына.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Иннополис шәһәрендә объектларны проектлау һәм төзү мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә үткәрде.
Фикер алышуда ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Рафар Шакиров, Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Эдуард Дияров, «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ренат Хәлимов, шулай ук «Главинвестстрой РТ» ГКУ, «Татинвестгражданпроект» ГУПКазан Гипронииавиапром» АҖ вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Татарстанда «Мин төзим» төзелешкә булышу цифралы платформасы 2020 елда ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге тарафыннан гамәлгә ашырылган.
Исегезгә төшерәбез, портал Татарстан Республикасының ике пилот районында - Саба һәм Әлмәт муниципаль районнарында тест режимында эшли башлады.
Бүген Татарстанның Байлар Сабасы бистәсендә һәм Саба районының Шәмәрдән авылында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күп фатирлы йортлар кулланышка тапшырылды.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бу елда гомуми мәйданы 4 млн 700 мең кв.метр булган 769 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.