Татарстанда торак тапшыруның яртысы үтәлгән

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Татарстанда торак төзелеше вакытында бара, 1 млн.347 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу еллык исәпнең 49% ын һәм 2021 ел белән чагыштырганда128% ын тәшкил итә, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 ел нәтиҗәләре буенча торак тапшыру күләме буенча Татарстан лидерлык позициясендә тора (Идел буе федераль округы буенча беренче урында һәм РФ субъектлары арасында алтынчы урында). Әйтик, 2021 елда республикада 3 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган.

Татарстанда торак төзелеше белән 103 коммерцияле төзүче шөгыльләнә, гомуми мәйданы 1 млн 964 мең квадрат метр булган 208 күп фатирлы йорт төзелә.

Илшат Гыймаев шулай ук Татарстанда проект финанслауга күчү булганын хәбәр итте. Күп фатирлы торак йортларның 97% ы эскроу счетларыннан файдаланып төзелә.

Моннан тыш, Татарстан Республикасында алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча системалы эш алып барыла. 2007 елдан 2021 елга кадәр өлешләп төзү буенча 1 млн.324 мең кв. метр мәйданлы 141 проблемалы объект файдалануга тапшырылган һәм 18 өлешче торак белән тәэмин ителгән.

Исегезгә төшерәбез, «Торак һәм шәһәр мохите»  проекты нигезендә, 2022 елдан 2030 елга кадәр республикада барлыгы 28,4 млн квадрат метр торак төзү планлаштырыла. Торак төзелеше программасы күп фатирлы инвестицион торак, азкатлы торак төзелеше, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасыннан тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International