Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча комиссиясе утырышына әзерлек буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча комиссиясенә фикер алышу өчен чыгарылган мәсьәләләр турында фикер алышты.
Төп темаларның берсе - торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү. Президент ассызыклаганча, халыкның торак-коммуналь секторга карата шикаятьләре күп, бу үз чиратында, кешеләрнең хакимияткә мөнәсәбәтен формалаштыра.
Киңәшмәдә тулаем ил буенча да, төбәкләр дәрәҗәсендә дә торак төзелеше темплары, шул исәптән ипотека буенча арзан торак төзелеше, төзелеш өлкәсендәге башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар, шулай ук ТКХ мәсьәләләрен хәл итү өчен яңа инструментлар булдыру кирәклеген билгеләделәр.
Киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, генераль директор, ТКХ реформалауга ярдәм фонды - дәүләт корпорациясе идарәсе рәисе Константин Цицин, «РФ ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры Виталий Мутко һәм башка рәсми затлар катнашты.
Татарстан Республикасыннан киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.