Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!

2022 елның 8 июле, җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы барлык республика халкын һәм кунакларын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән чын күңелдән тәбрик итә.

Гаилә һәрвакыт җәмгыятьнең нигезе, мәхәббәт һәм илһам чыганагы булып кала. Бу бәйрәмгә игътибар җәмгыятьтәге төп кыйммәтләргә сакчыл һәм ихтирамлы караш традицияләрен сакларга, балаларда гаиләгә һәм туган якка карата җаваплылык хисе тәрбияләргә мөмкинлек бирә.

Бу көнне барыгызга да  бәхет, иминлек һәм тынычлык  телибез! Гаиләләрдә һәрвакыт бер-береңә хөрмәт, тугрылык һәм аңлау, туганнарыгызның җылысы һәм ярдәмен тоеп яшәргә язсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International