ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстанның Байлар Сабасы бистәсендә һәм Саба районының Шәмәрдән авылында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән күп фатирлы йортлар кулланышка тапшырылды.

 

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы бу елда гомуми мәйданы 4 млн 700 мең кв.метр булган 769 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум дәрәҗәсендә билгеләнде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


18
февраль, 2022 ел
җомга

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне тикшерү һәм кышкы чорда Татарстан Республикасында җылылык өчен түләүләрне үзгәртү турында сөйләделәр. Матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов һәм ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов катнашты.


17
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Төзелеш министрлыгы коллегиясенең һәм РФ Дәүләт Советының «Төзелеш, ТКХ, шәһәр мохите» юнәлеше буенча комиссиясенең уртак утырышында катнашты. Утырыш Мәскәүдә Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкчелегендә узды. Чарада шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе, Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты.


16
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы ярдәмендә "Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе" дәүләт автоном учреждениесенең уку үзәгендә мәгълүмати модельләштерү (ММТ) технологияләре буенча квалификация күтәрү курслары уза. Укыту заказчылар, проектларның баш инженерлары, сметачылар, ММТ оешманы гамәлгә кертү өчен җаваплы оешма җитәкчеләре өчен үткәрелә.


14
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстанда бүгенге көндә 407 мең квадрат метр торак төзелгән, бу планның 15% ы дигән сүз. Планның иң күп үтәлеше социаль ипотека буенча: февраль уртасына ул 47%ка башкарылган - 70 мең кв. метр тапшырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат бирде. Бүгенге көндә аларга 12 федераль проект буенча 105 төзелеш һәм ремонт объекты кертелгән. Профильле федераль министрлыклар һәм ведомстволар белән килешүләр төзелде.


11
февраль, 2022 ел
җомга

Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү буенча мәгълүмат системасын гамәлгә кертү - 2022 елда ТР Төзелеш министрлыгының төп бурычларыннан берсе. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Ул билгеләп үткәнчә, 2021 елда республиканың барлык муниципаль берәмлекләренә системаның функционалын тиражлау буенча эшләр тәмамланган.

Ике дәүләт һәм сигез муниципаль хезмәт буенча нәтиҗә бирүче документларны электрон рәвештә әзерләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылды.

Яңа ел бәйрәмнәре төгәлләнсә дә, «Уңайлы йорт» идарәче компаниясенә шәһәр урамнарында бәйрәм кәефе булдыру өчен сәбәп кирәкми. Компания территориясендә кардан ясалган сыннар — «Простоквашино» мультфильмы геройлары пәйдә булды.

«Бу сезон явым-төшемнәренә бай булды. Карны чыгару җиңелрәк булыр иде, әмма без кардан игътибарны җәлеп итәрдәй сыннар ясарга булдык. Безнең ишегалды аша балалар еш уза. Сыннар тематикасын алар уйлады», - ди компаниянең генераль директоры Рамил Шәрәфуллин.


10
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда торак пунктларны сыйфатлы су белән тәэмин итү буенча чараларны финанслау күләме республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча икеләтә арткан: 650 млн.нан 1,3 млрд. сумга кадәр. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 79 су бүлү системасы эшли. Шуларның 18ендә 2022 елда модернизация эшләре дәвам итәчәк. Бу максатларга төбәк бюджетыннан 500 миллион сум тирәсе акча күчереләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International