ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы торакны файдалануга тапшыру күләме, җан башына туры килә торган торак белән тәэмин итү, торакның һәркем өчен мөмкин булуы буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бу хакта РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.

Ул билгеләгәнчә, узган елда бөтен ил буенча 92,6 млн.кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу  хәзерге чор белән генә түгел, СССР вакыты белән чагыштырганда да ил тарихында иң зур күрсәткеч.


8
февраль, 2022 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Төзелеш архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясендә төзелеш тармагында катнашучыларның барысын да бу тармакның 100 еллыгы белән тәбрикләде. Коллегия «Казан-ЭКСПО» ХКҮ мәйданчыгында узды.

Барысын да йөз еллык юбилей белән котлыйсым килә, диде Рөстәм Миңнеханов, без аны яхшы нәтиҗәләр белән каршы алабыз.

«Төзелеш комплексы – икътисадның бик мөһим секторы, дип белдерде Татарстан Президенты. Ул искә төшергәнчә, 2021 елда төзелеш буенча күләмнәр 416 млрд.сумнан артып киткән, бу зур инвестицияләр, зур күләмнәр һәм керемнәр, - диде ул. - Гомуми суммада 96 млрд. сумнан артык инвестицияләр».

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, РФ Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды. Визит барышында кунаклар «Мирас/Мирас/Heritage» һәм «Архфизика/Archiphysics» фәнни-белем бирү үзәкләрен карады. Аңлатмаларны КДАТУның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча проректоры Евгений Вдовин бирде.

Татарстанда, 2021 ел нәтиҗәләре буенча, 3 млн.кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Үсеш драйверы булып шәхси йорт төзелеше тора. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ведомствоның 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган коллегиясендә белдерде. Бу чара "Казан Экспо"да узды.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елда ведомство эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм 2022 ел планнарына багышланган коллегиясе булды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәсендә узды.

ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм торак – коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, Дәүләт корпорациясе-торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.


7
февраль, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн рәвештә үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, утырыш иртәгә, 8 февральдә, "Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2022 елгы бурычларына багышланачак.

4 февральдә республиканың Биектау районында Семиозерка, Биектау һәм Дачный авылларында гражданнар җыены узды. Бу чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин һәм Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов катнашты.

Гадәттәгечә, җыелышларның беренче өлешендә җирлек башлыклары хисап тотты. Җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эш йомгаклары һәм агымдагы чорга бурычлар каралды.


5
февраль, 2022 ел
шимбә

Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы гомуми мәйданы 4,7 млн квадрат метр булган 769 торак объектны колачлаячак. Программаның финанс күләме 6 млрд. 441 млн. сум итеп билгеләнгән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар катнашында видеоконференция форматында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


4
февраль, 2022 ел
җомга


Төзелеш тармагында бәя билгеләү һәм смета төзү өлкәсендә белемнәре булган һәр практик белгеч иң яхшы смета төзүче исеменә көрәшә ала. Шул ук вакытта яшь буенча чикләүләр юк — яңа эш башлаучы да, тәҗрибәле белгечләр дә катнаша ала.


 


3
февраль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертизасы һәм бәя кую идарәсе» ДАУ экспертизаның Бердәм цифрлы платформасында эшли башлый. Шулай итеп, төзелеш объектларының проект һәм смета документларына экспертиза үткәрү буенча эшнең төп этаплары автоматлаштырылачак.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International