2022 елның 15 февралендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә «Федераль экологик оператор» исемле Федераль дәүләт унитар предприятиесе I һәм II класслы калдыклар белән эш итүнең яңа системасы темасына йомгаклау вебинар үткәрә.
Онлайн-семинар Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре; куркынычлыкның I һәм II классындагы калдыкларны барлыкка китерүче предприятиеләр; куркынычлыкның I һәм II классындагы калдыклар белән эш итү операторлары өчен (транспортлау һәм эшкәртү); каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәкара операторлар өчен узачак.
Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә эш сәфәре кылды. Ул төзелеп килүче социаль һәм сәнәгать объектларын йөреп чыкты.
Яр Чаллы шәһәрендә министр “Мастеровые” драма театры төзелеше барышы белән танышты. Башкарылган эшләр буенча аңлатмаларны «Евростиль» төзелеш компаниясенең генераль директоры Илнар Гайсин бирде. Бүгенге көндә объектта инженер челтәрләрен, су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләрен һәм витражларны урнаштыру, бизәү эшләре бара.
Бүген ТР Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча Комитет утырышында төзелеш тармагын цифрлаштыру турында сүз барды. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.
Кичә Татарстанның Биектау районында Каенлык, Красносельский һәм Әлдермеш авыл җирлекләре гражданнарының җыеннары булып узды. Авыл халкы белән очрашуларны район башлыгы Равил Хисаметдинов үткәрде. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары, шулай ук ТКХны модернизацияләү программалары турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, программалар Татарстан Республикасы Хөкүмәте боерыклары белән раслана. Бүгенге көндә 4 программа буенча проектлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, 2 программа буенча ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәләренең проектлары ведомствоара килешүдә, 3 программа эштә, 22 программа расланган.
Татарстан Республикасында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән берлектә, 2022 елга торак төзелеше программасы формалаштырылган. Программа 18 гыйнварда расланган, аның күләме – 2 млн 755 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
ПЖКХ ИК - ТР Көнбатыш зонасында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча региональ оператор - 2021 елда, подрядчы оешмалар белән берлектә, 21 муниципаль районда каты көнкүреш калдыклары өчен 4 меңнән артык контейнер яңартты. 2021 елда паркны шактый яңарту Лаеш районы территориясендә башкарылган, анда яңа 239 евроконтейнер барлыкка килгән. Питрәч районының Көек авылында да контейнерлар тулысынча яңартылды, иске тимер баклар урынына 1,1 куб.метрлы 40 евроконтейнер барлыкка килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда "7 нче шәһәр клиник хастаханәсе" ДАСУ базасында дәвалау-реабилитация үзәген ачуда катнашты.
Учреждениедә үзәк нерв системасы зарарлану, соматик авырулар, периферик нерв системасы, сөяк-мускул системасы авырулары, шулай ук Covid-19 кичергән авыруларны тернәкләндерү курслары үткәрү планлаштырыла.
Рәссәй Төзелеш министрлыгы «ТНhК II-35-76 Котельные җайланмалары» 89.13330.2016 кагыйдәләр җыелмасына № 1 үзгәрешен раслады. Кагыйдәләр җыелмасы төрле билгеләнештәге биналарны һәм корылмаларны җылылык белән тәэмин итү максатлары һәм җитештерү ихтыяҗлары өчен пар һәм кайнар су рәвешендә җылылык энергиясе генерацияләүче котельныйларны проектлау, төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, киңәйтү һәм техник яктан яңадан коралландырганда кулланыла. «Кагыйдәләр җыелмасындагы төп үзгәрешләр ягулык белән тәэмин итү режимнарына һәм үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү мөмкин булмаган районнарда блок-модульле котельныйларны куллануга кагыла.