Кичә Татарстанның Биектау районында Каенлык, Красносельский һәм Әлдермеш авыл җирлекләре гражданнарының җыеннары булып узды. Авыл халкы белән очрашуларны район башлыгы Равил Хисаметдинов үткәрде. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Фикер алышу барышында җирле үзидарә органнарының 2021 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы чорга бурычлар каралды.
ТР Төзелеш министры 2021 елда төзелеш комплексының эше, Татарстанда илкүләм проектларны, төзелеш һәм капиталь ремонт буенча республика программаларын гамәлгә ашыру, шулай ук торак төзү планнарын сөйләде.