Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча республика программалары, шулай ук ТКХны модернизацияләү программалары турында сөйләде. Ул искәрткәнчә, программалар Татарстан Республикасы Хөкүмәте боерыклары белән раслана. Бүгенге көндә 4 программа буенча проектлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, 2 программа буенча ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәләренең проектлары ведомствоара килешүдә, 3 программа эштә, 22 программа расланган.
Әйтик, быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына гомуми мәйданы 4,7 млн кв. метр булган 769 күп фатирлы йорт кертелгән. Программаны финанслау күләме 6 миллиард 441 миллион сум тәшкил итә.
Муниципалитетлар тарафыннан аукцион лотларын формалаштыру өчен торак-коммуналь хуҗалык фондына документлар тапшыруның түбән динамикасы күзәтелә. 4 муниципаль берәмлектә урнашкан 177 күп фатирлы йортка документлар тапшырылмаган.
Республикада муниципаль районнарның автопаркын махсус коммуналь техника белән яңарту эше дәвам итә. Республикада бу эш 2017 елдан бирле системалы бара, дип искәртте ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. Беренче өч елда районнарга аренда килешүләре буенча гомуми бәясе 1 млрд. 517,2 млн. сум булган 360 берәмлек техника тапшырылган.
2021 елда 1 млрд. 125,4 млн. сумлык 155 махсус техника кайтартуга контрактлар төзелгән.
Бүгенге көндә районнарга 69 берәмлек тапшырылган. Калган техниканы киләсе өч ай эчендә график буенча китерү планлаштырыла.