Татарстанда 2022 елга торак төзелеше программасы буенча 2 млн. 755 мең кв. метр торак төзелә

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды белән берлектә, 2022 елга торак төзелеше программасы формалаштырылган. Программа 18 гыйнварда расланган, аның күләме – 2 млн 755 мең кв. метр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, социаль ипотека программасы буенча 72 йорт төзергә кирәк. Бүгенге көндә 33 мең кв. метрдан артык торак төзелгән инде – бу агымдагы елга планның 22%ын тәшкил итә.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча гомуми мәйданы 35,6 мең кв .м. булган 8 күп фатирлы йорт төзелгән һәм файдалануга тапшырылган, ягъни еллык план күрсәткечләренең 4%ы.

Шул ук вакытта министр билгеләп үткәнчә, гыйнвар ахырына республикада 69 мең кв. м торак тапшырылган, бу планның нибары 2,5%ын тәшкил итә. Ул муниципаль район башлыкларын торак төзелешен шәхси контрольгә алырга кушты.

Быел да – 2022 елда аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары гамәлгә ашырыла. 679 гаилә торак алучылар сыйфатында билгеләнгән. Иң күп категория – ятим балалар. 2022 ел исемлегенә шундый 600 кеше керә; ул быел ук торак алу хокукына ия булган ятим балалар арасыннан формалашачак.

«Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр» категориясендә 22 торак алучы бар.

Тагын 50 торак алучы «яшь гаиләләр» категориясен тәшкил итә.

2022 елда мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясенә 7 гаилә кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International