2022 елның 15 февралендә 10.00-12.00 сәгатьләрдә «Федераль экологик оператор» исемле Федераль дәүләт унитар предприятиесе I һәм II класслы калдыклар белән эш итүнең яңа системасы темасына йомгаклау вебинар үткәрә.
Онлайн-семинар Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре; куркынычлыкның I һәм II классындагы калдыкларны барлыкка китерүче предприятиеләр; куркынычлыкның I һәм II классындагы калдыклар белән эш итү операторлары өчен (транспортлау һәм эшкәртү); каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәкара операторлар өчен узачак.
Веб-конференция 10.00 дән 12.00 гә кадәр Zoom платформасында оештырылачак. Вебинарга катнашу өчен, 2022 елның 14 февраленә кадәр сылтама РЕГИСТРАЦИЯ УЧАСТНИКА (google.com) буенча узып, мәгълүматны (ФИО, вазыйфасы, оешманың исеме, контактлар) тутырырга кирәк .
Элемтә өчен җаваплы кеше – Кылыч Ирина Вячеславовна. Телефон: 8-916-780-46-12.