Рөстәм Миңнехановка КДАТУ каршындагы "Мирас" фәнни реставрация үзәген күрсәттеләр

2022 елның 8 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин, РФ Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Сергей Пахомов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булды. Визит барышында кунаклар «Мирас/Мирас/Heritage» һәм «Архфизика/Archiphysics» фәнни-белем бирү үзәкләрен карады. Аңлатмаларны КДАТУның фәнни-тикшеренү эшчәнлеге буенча проректоры Евгений Вдовин бирде.

«Мирас» архитектура реставрациясе үзәге тарихи мирас объектларын реставрацияләү һәм саклау өчен кадрлар әзерләү һәм фәнни-методик ярдәм күрсәтү өчен оештырылган. Укыту традицион һәм инновацион архитектур реставрация технологияләре буенча да, шул исәптән цифрлы методлар һәм җиһазлар кулланып та алып барыла.

Өч баскычлы киңлектә күпфункцияле зал, проект остаханәсе, реставрация буенча фәнни-методик әдәбият китапханәсе, комплекслы фәнни тикшеренүләр лабораториясе, реставрация остаханәсе урнашкан.

Комплекслы фәнни тикшеренүләр лабораториясендә кунакларга цифрлы җиһазлар: лазер 3D-сканерлау, радио һәм интернет - системаларны кулланып объектларның физик халәте параметрларын онлайн мониторинглау турында сөйләделәр.

Шулай ук реставрация технологияләре остаханәсе тәкъдим ителде. Монда төрле реставрация материаллары: агач, металл, таш һ.б. белән практик эш алып барыла. "Аларны арзанайту өчен практикага яңа технологияләрне актив кертергә кирәк. Шул вакытта без күбрәк объектларны торгыза алачакбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

«Архитектура физикасы» үзәгендә кунакларны микроклимат һәм тышкы мохит параметрларын тикшерү белән таныштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International