ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн рәвештә үтәчәк

2022 елның 7 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы онлайн рәвештә үтәчәк.

Исегезгә төшерәбез, утырыш иртәгә, 8 февральдә, "Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә узачак. Ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2021 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2022 елгы бурычларына багышланачак.

ТР Төзелеш министрлыгының йомгаклау коллегиясе эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин, дәүләт корпорациясе – ТКХ реформалауга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин катнашыр дип көтелә.

Ведомствоның 2021 елдагы эшләре турында төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясаячак. Коллегия 8 февральдә 14.00 сәгатьтә башлана. Трансляциягә сылтама https://youtu.be/lFH3V7-4PIY

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International