ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2020 ел
дүшәмбе

Иннополис шәһәренең мәдәни үзәге файдалануга тапшыру өчен рөхсәт алды. Объектның проектчысы - «АБ 1 архитектура бюросы» ҖЧҖ, генподрядчысы - «Евростройхолдинг +» ҖЧҖ.

2,2 мең квадрат метр мәйданлы ике катлы үзәк чаралар үткәрү өчен кинотеатрлы зур күп функцияле зал, сәнгать остаханәләре, китапханә-лекторий, hack-space һәм тавыш яздыру студиясен үз эченә ала.

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе «Царево утары» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән объектка (гомуми белем бирү мәктәбенә) төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) бирде. Яңа уку йорты Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Яңа Шигали авылында урнашкан. Заказ бирүче - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, проектлаучы - «Татинвестгражданпроект» ДУП, генподрядчы – «Ак таш» ҖЧҖ. Объект «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында төзелде. Бинада төшке аш залы, бассейн, медпункт, спорт залы, уку залы булган китапханә, административ-көнкүреш бүлмәләре һәм башка ярдәмче һәм техник бүлмәләр каралган. Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен иҗтимагый зона проектланды.

Татарстан Республикасында капиталь ремонт эшләре 3 млрд. 569 млн. 263 мең сум күләмендә үтәлгән. Бүген бу белешмәләрне Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов китерде.  

Киңәшмәне видеоконференция режимында барлык муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы төзелеш министры хәбәр иткәнчә, гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт программасы буенча 36 мәктәпкә ремонт каралган. 20 августка эшләр 17 объектта бара, 19 объектта эшләр тәмамланган.   Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт буенча эшләр барлык 3 объектта да бара.

Мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капиталь ремонт 87 объектның 57сендә бара. 30 объектта эшләр тәмамланган.

Гомуми белем мәктәпләренең һәм коррекцион мәктәпләрнең функциональ зоналарына капиталь ремонт буенча эшләр түбәндәгечә. 42 пландагы гомуми белем мәктәбе буенча 11ендә эшләр бара, 31 объектта эшләр тәмамланган. Коррекцион мәктәпләр буенча эшләр 2 пландагы объектта да бара.

Республикада 17 ресурс үзәгенә капремонт ясалачак. 5 объектта эшләр тәмамланган, 12сендә эшләр дәвам итә.

Уку корпусларына һәм тулай тораклар биналарына (3 объект) капремонт дәвам итә.

Җылы туалетларга (286 объект) капиталь ремонт каралган. 20 августка 218 объекттан 72 объектта эшләр бара, 23 объектта эшләр төгәлләнгән, калаганнарында әзерлек эшләре бара. 57 мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан 12 объектта эшләр бара, 5 объектта эшләр төгәлләнгән, калганнарында әзерлек эшләре бара.   

Спорт объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр барлык 19 объектта да бара, ике объект тәмамланган.

Республикада яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм аларның матди базаларын ныгыту дәвам итә – 3 объектта, 2 объектта эшләр төгәлләнгән.

Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт 4 объектта тәмамланган.

2 объектта эшләр бара.

Татарстанда яшүсмерләр клубларына капремонт (6 объектта эшләр тәмамланган), стационарларга капремонт (4 объектта эшләр тәмамланган), сәламәтлек саклауның башка объектларына капремонт (7 объектта эшләр тәмамланган) дәвам итә.

Министр торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүләрне җыеп алу дәрәҗәсе турында да хәбәр итте. 2020 елның июлендә җыю дәрәҗәсе 105,3%.

Татарстанда шулай ук «Татарстан Республикасы торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы кысаларында 140,3 км суүткәргеч салынган, 19 скважина борауланган, 22 су җыю манарасы куелган.

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча  46 объектта 87 казан сүтелгән, 35 объектата 65 казан монтажланган.  

«Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында индивидуаль җылыту системаларына күчү, блоклы-модульле казаннар кую» программасы буенча 1 мең 196 фатирда бу система монтажланган.  

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча Татарстан Республикасы торак пунктларында 11 мең 715 яктырткыч куелган, 240 км СИП уздырылган.  

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе ТР Яшел Үзән муниципаль районы Васильево ш.т.б. универсаль спорт залына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) бирде.

Объектның заказчысы - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ, проектчысы - «Фортэкс» ҖЧҖ , генподрядчысы - «Фортэкс» ҖЧҖ. Объектның гомуми мәйданы-1 432,0 кв. метр.


21
август, 2020 ел
җомга

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Татарстанның Алексеев районына эшлекле сәфәре кысаларында “Алексеев керамикасы” ААҖ предприятиесендә булды.

Искә төшерәбез, предприятие үзенең 25-еллыгын билгеләп үтә.

Алексей Песошин хезмәт коллективы белән очрашты, предприятиенең юбилее белән котлады.

“Сезне заводның 25-еллыгы белән котлыйм. Мин предприятиенең икътисадын һәм җитештерү күрсәткечләрен карадым, һәм сезнең юбилейны каршы алырлык эшләрегез бар. 5-6 млн данә кирпечтән сез 60 млн данәгә җиткәнсез, продукция сатыла. Сезнең предприятие район һәм республика икътисадына шактый өлеш кертә. 2013 елгы җәйге Универсиада объектлары төзелешендә, мәктәпкәчә оешмалар, мәктәпләр һәм Казан Изге Ана иконасы соборы кебек мөһим объектлар төзелешендә үзегезне яхшы яктан күрсәттегез”, - диде Алексей Песошин.

“Алексеев керамикасы” заводы Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округында әйдәп баручы җитештерүчеләрнең берсе. Предприятие үзенең эшчәнлеген 1995 елда башлый.

2002 елдан һәм бүгенге көнгә кадәр предприятиене  яңарту буенча эшләр алып барыла.

 

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Алексеев муниципаль районында “Зайчик” балалар бакчасын ачты.

“Бүген капиталь ремонттан соң 65 балага исәпләнгән балалар бакчасы үз ишекләрен ача. Республикада белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программалары, катлаулы икътисади шартларга карамастан, уңышлы гамәлгә ашырыла. Татарстан Президенты 2020 елда гамәлдәге барлык программаларны саклап калу турында карар кабул итте”, - дип искә алды Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры төзүчеләр һәм район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. “Бу бинада балалар тавышы яңгырап торсын. Хәерле юл!” - диде ул.

Үз чиратында, Алексеев муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов авыл территорияләрен үстерүгә бәйле программаларны гамәлгә ашырганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

“Балалар бакчасы бик матур, уңайлы килеп чыккан. Татарстан Президентына бик зур рәхмәт җиткерәсе килә. Соңгы елда без бу программа нигезендә шундый биш белем бирү объектын төзекләндердек. Бу республика җитәкчелегенең авыл территорияләрен үстерүгә нинди игътибар бирүен бик ачык күрсәтә. Бу балалар бакчасы бинасында балаларның көлгән тавышлары яңгырап торсын, тәрбиячеләр һәм педагоглар сәламәт булсын. Бәйрәм белән!”, - дип ассызыклады Сергей Демидов.

Бу чара кысаларында Алексей Песошин һәм Сергей Демидов “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясен башлап җибәрде һәм 1 класска баручыларга мәктәп рюкзакларын тапшырды.

Татарстан компанияләренә һәм оешмаларына «үтәли» цифрлы технологияләрне эшләү яки гамәлгә кертү өчен ярдәм чараларын ничек алырга?

"Үтәли" цифрлы технологияләр - ул, беренчедән, аерым продуктларга бәйле булмаган технологияләр, икенчедән, икътисадның теләсә кайсы тармагы өчен кирәк һәм, өченчедән, гамәлдәге базарлардагы хәлне тамырдан үзгәртә яки яңаларын формалаштыруга ярдәм итә торган технологияләр.

Татарстанда «үтәли» цифрлы технологияләр үсешенә һәм гамәлгә кертүгә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән алты субсидия гамәлгә ашырыла. Бу - «Алдынгы тикшеренү үзәкләре», «Лидер компанияләр», «Региональ проектлар», «Цифрлы платформалар һәм программа продуктлары» һ. б.

Ярдәм чараларын алу өчен гаризаны сайтта калдырырга мөмкин - http://e-digital.tatar/ .


20
август, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Тарихта беренче тапкыр төп төзелеш терминнары буенча рус һәм инглиз телләрендә халыкара стандарт - ИСО 6707-1:2020 «Биналар һәм корылмалар - сүзлек - 1 өлеш: төп терминнар». Документ төзелеш буенча халыкара стандартлар практикасына рус телен кертте һәм бердәм терминология базасын раслады. Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак - коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, ике телле Стандартны бастыру – Рәссәй норматив документларының халыкара стандартлар белән нигезләмәләрен гармонияләштерү өчен әһәмиятле вакыйга. Эш шулай ук 2 ИСО ТК59 «Биналар һәм корылмалар» подкомитетының эш төркеме белән тыгыз элемтәдә алып барылды, анда ул вакытта гамәлдә булган ИСО 6707-1:2017 «Биналар һәм корылмалар. Сүзлек. Төп терминнар» стандартына төзәтмәләр кертү мөмкинлеге турында фикер алыштылар. ИСОның рәсми эш телләре булып инглиз, француз һәм рус телләре тора, бу телләрдә стандартларның оригиналлары басылырга мөмкин.

Проект финанслау өлкәсендә белгечләр әзерләүнең түләүсез программасы «Проект.Ф» ел саен үткәреләчәк. Бу хакта ДОМ.РФ персонал һәм операцион нәтиҗәлелек буенча директоры Алексей Первенцев «Яңа шартларда торак төзелеше: пандемия дәресләре, үсеш курсы һәм төп чыганакларның үзара хезмәттәшлеге» онлайн-конференциясе кысаларында сөйләде. Шулай ук Алексей Первенцев билгеләп үткәнчә, пандемия белән бәйле рәвештә компания хезмәткәрләре өчен эш форматы үзгәрде, хезмәткәрләрнең 70% ы читтән торып эшли. Исегезгә төшерәбез, белем бирү программасының максаты - илдә банк секторы өчен проектлы финанслау буенча беренче сертификатлы белгечләр әзерләү. ДОМ.РФ ел саен төрле төбәкләрдән 50гә якын белгечне бушлай чыгарырга планлаштыра.


19
август, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казансу елгасы яр буен үсетрү стратегиясе проектын тәкъдир иттеләр. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Стратегияне архитектор, урбанист, тотрыклы үсеш буенча белгеч, Orchestra Design студиясенә нигез салучыларны берсе Эдуард Моро тәкъдир итте. Проект 2020-2030 еллар чорына елга яр буйлары территорияләрен үстерүне, яр буе паркларының Казанны тотрыклы үстерү өчен икътисадый һәм мәгариф ресурсы булырлык эре экосистема булдыруны күз алдынды тота. 
Мисал итеп Торонто (Канада) шәһәренең Rouge Natinal Urban Park илкүләм паркы китерелде, анда 4600 гектарда походлар, тау прогулкалары һәм көймәләрдә ишү белән шөгыльләнү өчен күптөрле һәм уникаль табигать ландшафты урнашкан икән.
Казансуны үстерү стратегиясе шәһәр кешеләре өчен су буенда актив һәм сәламәт ял итүнең яңа сценарийларын формалаштырыла.  
Проект белән kazanka.tatar онлайн платформасында танышырга мөмкин – монда фикер алышырга була, бүгенгә 600дән артык тәкъдим кергән.
Эдуард Моро хәбәр иткәнчә, стратегиянең төп элементлары – 1536 гектардагы яңа территорияләрдә 12 яңа парк, 150ләп яңа һәм яңартылган җәяүлеләр маршрутлары булдыру.
Эдуард Моро 12 парк булдыру концепциясен җентекләп тәкъдир итте. Бу –  «Иске Казансу» паркы, «Манзара» паркы, «Казансу буенда бакчалар» паркы, Фестиваль кварталы, белемнәр паркы, спорт паркы, «Урам» паркы, Рус-немец Швейцариясе территориясендә яр буе экопаркы, Савиново паркы, «Казансу култыгы» паркы, «Су аланы» экопаркы, биш елга паркы. 
Эдуард Моро билгеләп үткәнчә, Зәңгәр күлләр һәм Биш елга паркы территорияләре базасында эшләнгән "Татарстан көзгеләре" туризм-рекреация кластеры проекты Россия буенча иң яхшы проектларның ТОП-30на кергән.
Тәкъдир итү барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бик зур эш башкарылган. «Бик яхшы проект килеп чыккан, - диде ул. – Территорияләрне тулаем аңлауга ирешелгән. Бу документ юл картасы булырга мөмкин». Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, проектны гамәлгә ашыру этапларын финанс чараларына бәйле рәвештә билгеләү мөһим. 
Тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе  Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International