Кадерле ватандашлар! Хөрмәтле коллегалар!
Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм! Язмыш һәм тарих кушуы буенча төрле милләт һәм дин вәкилләре үзләренең бердәм халык булуларын исбатладылар. Гасырлар дәвамында без күп буыннар арасында бәясез күршелек һәм үзара хөрмәт тәҗрибәсе тупладык. Бездә аерым мөнәсәбәтләр урнашты, һәм без аларны сакларга тиеш – бу безнең көч. Хөрмәтле якташлар! Бу бәйрәмнәр республикабызның, илебезнең киләчәге һәрберебезнең җаваплылыгында булуын тагын бер кат искә төшерә. Без балалар, гаиләләр, кече һәм зур Ватаныбыз иминлеге өчен эшләргә теләктә бердәм булырга тиеш. Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек, Татарстан Республикасы һәм Рәссәйнең бердәмлеге һәм чәчәк атуы хакына яңа хезмәт казанышлары телибез!
Казанда Совет районының төп мәдәният һәм ял объектларының берсе булган «Сәйдәш» мәдәни үзәген капиталь ремонтлау тәмамланды. Капиталь ремонт кысаларында йомшак түбә, тәрәзә проемнары, керү төркемнәре, фасад, инженер-техник тәэмин ителеш, гигиена бүлмәләре дә төзекләндерелгән. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә капиталь ремонт 2018 елда башланды. 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 7,3 мең квадрат метр тәшкил итә. Ремонт башланыр алдыннан төзелеш экспертизасы үткәрелде. Техник тикшерү нәтиҗәләре буенча бинаны куркынычсыз эксплуатацияләү өчен нигезне көчәйтергә, бинаның кирпеч өлешен торгызырга һәм гидроизоляция үткәрергә, объектның тышкы стеналарын җылытырга дигән карар кабул ителде. «Ярты гасырга якын элек төзелгән объект канәгатьләнерлек хәлдә түгел иде һәм капиталь ремонтка мохтаҗ иде. Төзелеш-монтаж эшләренең барлык төрләре дә технологик нормаларны һәм стандартларны үтәп башкарылды,» - дип сөйләде «Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ баш белгече Илшат Әхмәтшин. Моннан тыш, йомшак түбәне, тәрәзә проемнарын, керү төркемнәрен ремонтлау, гигиена биналарын төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. Бинадагы тәрәзәләр һәм ишекләр заманча җылылык-техник таләпләргә туры килә торган яңа таләпләргә алыштырылган.
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителәчәк.
Татарстанда 2019 елга яшүсмерләр клублары челтәрен капиталь ремонтлау программасы тәмамланды.
Авыл торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу программасын гамәлгә ашыру 2014 елда башланды. Программа авыл торак пунктларында яктыртылган урамнарның озынлыгын арттыру, шулай ук урамнарны яктырту өчен энергоэффектив һәм энергия саклаучы чыганакларны гамәлгә кертү кебек эшләрне үз эченә ала. Программаны тормышка ашырганнан бирле электр энергиясен исәпкә алуның 2 меңнән артык щиты һәм 68 мең яктырткыч урнаштырылган. 1,5 мең км артык изоляцияләнгән чыбыклар салынган. Бу елларда программаны финанслау 1 млрд. сумнан артык тәшкил итте. Программаның дәүләт заказчысы - «Татарстан Республикасының uазлаштыру, энергия саклау технологияләре һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ДКУ.
КДАТУ «ДАШКА» балалар архитектура-дизайн мәктәбе укучысы ФАТТАХОВА АЛЬМИРА Рәссәй урта белем бирү учреждениеләренең 9-10 сыйныф укучылары өчен "Хыял мәктәбе" архитектура-сәнгать конкурсында җиңүче булды
Бүген Икенче Рәссәй яшьләр Архитектура биенналесының жюри әгъзалары җиңүчеләрнең исемнәрен атады. Финалистлар эшләгән 30 конкурс проектыннан дүрт иң яхшы эш сайлап алынды, алар алтын һәм көмеш призлар белән бүләкләнде. РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән махсус бүләкләр тапшырылды һәм жюри тарафыннан ике махсус искә алыну булды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин үзенең сәламләү чыгышында: «Проектны кәгазьдә күрсәтү-процессның башы гына һәм аны, һичшиксез, төзелеш конструкцияләренә җиткерергә кирәк. Сез алган тәҗрибә, ул, һичшиксез, кирәк булачак. Ә без үз ягыбыздан ярдәм итәргә әзер – икенче архитектура биеннале җиңүчеләренә Татарстан Республикасының яшьләр үзәкләрен проектлаштыруда катнашырга тәкъдим итәбез!». Ирек Әнвәр улы РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгының махсус бүләген - Илья Ободовскийга (Симферополь) һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең махсус призын-Ксения Воробьевага (Мәскәү) тапшырды.
2019 елга Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы гомуми күләмнән 97,9%ка үтәлгән. Торак фонды мониторингы белешмәләре буенча бу 5 млрд. 387 млн. 625 мең сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Мәгариф» тармагында республикада 6 юнәлештә 3 программа гамәлгә ашырыла. Шулардан гомуми белем оешмаларына, коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт, гомуми белем оешмаларының һәм коррекцион мәктәпләрнең функциональ зоналарына капиталь ремонт эшләре тәмамланган.
Республикада яслеле балалар бакчаларына килгәндә, бүгенгә 30 объектта төзелеш төгәлләнгән һәм 25 объект файдалануга тапшыруга рөхсәт алган, 5 объектта эшләр дәвам итә.
24 октябрьгә мәктәпкәчә балалар учреждениеләренә капиталь ремонт буенча эшләр 112объектның 100ендә тәмамланган. 12 объектта эшләр дәвам итә.
24 октябрьгә ресурс үзәкләренә капиталь ремонт 15 объектның 13ендә төгәлләнгән. 2 объектта эшләр дәвам итә.
Балаларны савыктыру лагерьларына капиталь ремонт дәвам итә – 24 октябрьгә 12 объектның 4сендә эшләр төгәлләнгән. 8 объектта эшләр бара әле.
Моннан тыш, республикада яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасы дәвам итә. 24 октябрьгә 9 объектның 6сында эшләр тәмамланган. 3 объектта эшләр дәвам итә.
Халыкка башлангыч медик-санитар ярдәм күрсәтү программасы буенча фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү программасы буенча 45 объектның 40ында эшләр тәмамланган.
Биш калган объектта эчке эшләр (2 объектта), эчке һәм тышкы инженер челтәрләрен кору (2 объектта) бара, 1 объектта җиһазлар һәм җайланмалар куела.
Бүгенгә 9 табиб амбулаториясеннән 8ендә төзелеш тәмамланган. Кама Тамагы районында 1 объектта эшләр дәвам итә.
25 октябрьгә республикада авыл клубларын төзү программасы буенча 14 объектта эшләр тәмамланган. 6 объектта эшләр дәвам итә.
Татарстанда шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блоклы-модульле пунктлар төзү дәвам итә. 25 октябрьгә 22 объектның барысында да эшләр бара.
Татарстан Республикасының 34 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау каралган. 34 объектның 29ында эшләр тәмаланган. Биш объектта эшләр дәвам итә.
24 октябрьгә муниципаль архивларга капиталь ремонт 13 объектның 9ында төгәлләнгән.
Илдә дә, төбәкләрдә дә сәнәгать территорияләре белән эшнең яңа алымнарына ихтыяҗ бар икәнен күрәбез, яңа архитектур проектларга ихтыяҗ бар.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов икенче Россия яшьләр архитектура биенналесында белдерде.
Чара Иннополис шәһәрендә узды.
Икенче Россия яшьләр архитектура биенналесының төп темасы узган чор архитектурасы, кулланылмый торган сәнәгать төзелмәләрен яңа функцияләр өчен үзгәртү булды.
Пленар сессияне ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова алып барды.
"Шәһәрләрне үстерү өчен индустриаль территорияләр потенциалы. Сәнәгать мирасы белән эшләүдә яңа алымнар" пленар сессиясендәге чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, яшьләр - яшь архитекторлар, проблемаларга яңача караучы белгечләр катнашкан чараларны үткәрү аеруча күңелле.
Безгә шундый иҗади кешеләр кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. "Мине инде архитектор итеп булмый", - дип шаярды ул.
Сәнәгать мирсына килгәндә, күпчелек шәһәрләр үзәкләрендә буш калган завод, предприятиеләр биналарын бүген шәһәр мәнфәгатьләре, кешеләр мәнфәгатьләренә хезмәт итәргә тиеш. Сәнәгать мирасын янә кулланырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, биенналедагы конкурс биреме дә шул темага багышланды. Яшь архитекторлар Казандагы элекккеге "Сантехприор" заводы бинасы һәм Елга порты территориясен яңача куллану ысулын тәкъдим итәчәк.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сөйләгәнчә, Казан вертолетлар заводының да төп производстволарын күчерү теләге бар.
Россия төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев чыгышында Татарстан белән багланышлар актив баруын ассызыклады. Ул Рөстәм Миңнехановка шәһәр мохитен формалаштыруга зур игътибар бирүе өчен рәхмәт белдерде.
"Без шәһәрләрне, халкыбыз кәефен үзгәртәчәкбез", - диде Россия Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Икенче Рәссәй яшьләр архитектура биенналесында булдылар. «Шәһәрләр үсеше өчен индустриаль территорияләр потенциалы. Сәнәгать мирасы белән эшләүгә яңа караш» пленар сессиясе алдыннан рәсми затлар күргәзмәне карап чыктылар һәм катнашучыларның проектларын бәяләделәр. Икенче Рәссәй яшьләр биенналесының финалы Иннополис шәһәрендә 24-26 октябрьдә уза. Чараны оештыручылар-Рәссәйнең Төзелеш министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Быел сайлап алу этабына 6 илдән һәм 53 шәһәрдән 739 катнашучы килгән, бу беренче биенналдагыга караганда ике тапкыр күбрәк. Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Лондон, Майами, Дәһли, Пекин һәм Пизадан 35 яшькә кадәр булган яшь белгечләр гаризалар биргәннәр. Алар арасыннан 30 финалист сайлап алынды. Финалистлар «Сантехприбор» заводы һәм Казанда урнашкан Порт элеваторы территорияләрен ревитализацияләү проектларын тәкъдим иттеләр. «Сантехприбор» элекке җитештерү кварталында урнашкан. Хәзер завод мәйданнары, шәһәр үзәгенә якын урнашуга карамастан, буш тора. Аның бер корпусларының фасады мәдәни мирас объекты булып тора. Казан порт элеваторы елга порты янында урнашкан һәм шәһәр картасында тагын бер мөһим урын булырга мөмкин.