Әстерхан икенче Каспий икътисади форумына әзерлек барышында Татарстан тәҗрибәсен үзләштерергә ниятли. Бу хакта губернатор Игорь Бабушкин булачак чарага багышланган эшлекле киңәшмә барышында хәбәр итте. «Без зур бөтенрәссәй һәм халыкара чараларга әзерлек һәм үткәрү вакытында тупланган зур тәҗрибәне исәпкә алып, Татарстан хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итәргә булдык», – дип билгеләп үтте Игорь Бабушкин. Регион башлыгы кушуы буенча икенче Каспий икътисадый форумына әзерлек буенча эшче төркем төзеләчәк. Аны Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Александр Шарыкин җитәкли. Төркем гыйнвар башында ук актив эшкә керешәчәк. «Эшче төркем объектларны тапшыру сроклары һәм конкрет җаваплы затлар белән план-график төзергә тиеш», — дип боерды өлкә җитәкчесе. Моннан тыш, губернатор Игорь Бабушкин илкүләм проектлар кысаларында төзеләчәк кайбер объектларны форумга объектлар исемлегенә кертергә кушты. Барыннан да элек, сүз Әстерхандагы һәм аның янәшәсендәге районнардагы мәктәпләр, хастаханәләр, спорт мәйданчыклары, мәдәният йортлары турында бара.