Бүген парламент утырышы кысаларында узган «Хөкүмәт сәгате»ндә җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүнең беренче нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Республикада эшләрнең торышы турында депутатларга Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстан, Рәссәйнең башка төбәкләре кебек үк, каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчте. Республикада каты көнкүреш калдыкларын җыю һәм утильләштерү белән ике төбәк операторы - «ТКХП «ИК» ҖЧҖ (көнбатыш зонасы) һәм «Гринта» ҖЧҖ (көнчыгыш зонасы) шөгыльләнә. Әлеге операторлар белән килешүләр 10 елга төзелгән. Кулланучылар өчен тарифлар үзгәрде, хәзер түләү бер һәр кеше исәбеннән алына. Күпфатирлы йортлар буенча тариф 71,95 сум тәшкил итә, индивидуаль торак йортлар буенча – 78,05 сум.
Хөрмәтле экологлар, табигать саклау хезмәтләре хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән профессиональ бәйрәм – Экологлар көне һәм Бөтендөнья әйләнә-тирәлекне саклау көне белән котлыйм! Милли сәясәт бурычларыннан берсе буларак, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре илебезнең өстенлекле мәсьәләләренә керә. Татарстанда ел саен су һәм һава сыйфатын яхшыртуга, халыкның тормыш сыйфатын һәм сәламәтлеген яхшыртуга юнәлдерелгән программалар тормышка ашырыла. Сезнең югары квалификациягез, принципиальлегегез, һөнәрегезгә бирелгәнлегегез нәтиҗәсендә республикада экологик торыш яхшыра. Сезнең көндәлек хезмәтегез игелекле һәм җаваплы миссия – табигатьне тискәре йогынтыдан саклау, җәмгыятьтә экологик аң формалаштыру. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, нык сәламәтлек һәм чиста күк йөзе телим!
Министр урынбасары Никита Стасишин кул куйган тиешле боерыгы Рәссәй Төзелеш министрлыгының хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001201906030016?index=0&rangeSize=1. Әлеге боерык белән төзүченең проектны иске кагыйдәләр буенча тәмамлау өчен әзерлеге турында гариза формасы расланды. Гаризада төзүче турында мәгълүмат күрсәтелә, аның нигезендә объектның әзерлек дәрәҗәсе билгеләнә торган критерийларны куллану өчен нигезләр китерелгән, шулай ук төзелгән Өлешләп катнашу килешү саны, Өлешләп катнашу килешүе төзелергә мөмкин булган барлык торак һәм торак булмаган биналарның саны турында мәгълүмат китерелә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов көннең икенче яртысында Мәскәүдә эш сәфәрендә булды. Анда ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның РФ Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшәмсендә катнаштыю Киңәшәмнең төп темасы - 2019 елның 1 июленнән гражданнарга торак төзелешендә эскроу счетларны куллану.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда бу өлкәдәге вәзгыять турындахәбәр итте. Ул билгеләгәнчә, барлык төзүче оешмалар белән дә баланс комиссияләре уздырылганын. Республикада 149 йорт төзелешен элеккеге кагыйдәләр буенча тәмамлыйлар. Финанслауның яңа тәртипләре 66 объектта кулланыдачак, дүрт йорт аеруча контрольдә тора.
ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә республикада 16 банк эскроу счетлар белән эшли, 9 финанс-кредит оешмасы 106 гариза алды. Инде алты төзелеш компаниялсе белән төзелде.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, төзүче компанияләрнең эскроу счетлар белән эшләү тәҗрибәсе юк, күпчелек банклар да тәҗрибә тупламаган әле. "Эре банкларның проект финанслау буенча белгечләре бар, ләкин калган банкларда бу эш алай тиз бармый. Без банкларга махсус төркемнәр оештырып, төзүчеләргә кирәкле документларны тутыруда ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Атна саен очрашабыз, алга таба адымнарыбыз нинид булуын аңлыйбыз. Эш җиңел түгел, әмма без булдырырга тиешбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасында хезмәтне саклау өлкәсендә 2019 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 548 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 5 млн. 95 мең сумлык 122 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 513 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан, традиция буенча, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында рәсем конкурсы булды. Ведомство хезмәткәрләренең балалары актив катнаштылар, рәсемнәр күргәзмәсе матур һәм кызыклы килеп чыкты. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телибез! Сезнең йортларда көн саен күңелле балалар көлүе яңгырасын! Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасында 2018 елда җылылык бирү чоры 2019 елның 21 сентябрендә башланды һәм 13 майда төгәлләнде. Барлыгы 235 көн. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычларына багышланган утырышында хәбәр итте.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт хакимияте структураларының территориаль органнары җитәкчеләре, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, җылы иң беренче чиратта социаль өлкә объектларына (балалар бакчаларына, мәктәпләргә, сырхауханәләргә, поликлиникаларга) һәм торак фондына бирелде.
Республикада җылы бирү чоры башланганчы торак фондын һәм коммуналь өлкә объектларын әзерләү буенча зур эш башкарылды, бу энергия ресурслары белән өзлексез тәэмин итәргә ярдәм итте, диде Ирек Фәйзуллин.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, җылылык бирү чоры эре аварияләрдән башка узды, әмма вакытлыча туктатып тору очраклары булды, шулай да кешеләр җылысыз калмады.
2018/2019 еллар чорында коммуналь челтәрләрдә 246 авариягә бәйле туктатып тору булды, бу 2017/2018 еллар чорына караганда 8гә артык.
Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, республикада 13 мең 697 газлаштырылган күп фатирлы йорт бар, бу күп фатирлы йортларның 80,3%ын тәшкил итә.
2018 елда республикада торак йортларда газ җайланмаларын кулланган вакытта 22 гадәттән тыш очрак булды - 11 кеше һәлак булды, 41 кеше зыян күрде. 2019 елда яну газы белән 26 агулану очрагы булды, 7 кеше һәлак булды (шул исәптән 3 бала), 54 кеше зыян күрде (шул исәптән 21 бала).
2019/2020 ел җылылык бирү сезонына әзерлекнең төп бурычларыннан берсе – социаль-мәдәни объектларның 2019 елның 15 сентябренә кадәр әзерлек паспортларын рәсмиләштерүне, кулланылган энергия ресурслары өчен вакытында түләүне һәм сезон башланганчы кредит бурычларын түләүне тәэмин итү.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында яңа җылылык бирү сезонына әзерлеккә аерым игътибар бирергә кушты. Аеруча сәнәгать объектларының кышкы чорга әзерлеген тәэмин итү мөһим, диде ул. «Энергетика хуҗалыгы, торак фонды, газ белән тәэмин итү системаларының торышы – барлык бу хезмәтләр эшенең нормаларга туры килүе, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. – Яну газы белән агулану очраклары күпме! Без җитди бәя бирергә тиеш боларга».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада Татарстан Республикасы Иминлек советы утырышына әзерлек бара, анда бу барлык мәсьәләләр каралачак. Барлык җылылык-, энергия-, газ белән тәэмин итү системаларының яңа җылылык бирү чорына әзерлеге мәсьәләләрен комплекслы карарга кирәк.
Утырышка йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, барлык әйтелгән тәкъдимнәрне әйбәтләп карарга кирәк. Төп бурыч – 15 сентябрьгә әзерлек паспортын алырга. Без җылылык бирү чорына әзерлекнең барлык программаларын да игътибар белән карарга тиеш, диде Татарстан Республикасы Президенты.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында 2018/2019 ел җылылык бирү чорына Татарстан Республикасының җылылык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының һәм комплексларының эш йомгаклары һәм 2019/2020 ел җылылык бирү чорына әзерлек бурычлары турында фикер алыштылар.
Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль дәүләт хакимияте структураларының территориаль органнары җитәкчеләре, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре башлыклары, торак-коммуналь комплекс оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Утырышны ачып, Алексей Песошин хәбәр иткәнчә: соңгы елларда көзге-кышкы чорның нормаль эш режимында узуы – муниципаль районнар җитәкчеләренең дә, шулай ук җылылык-энергетика станцияләренең, казаннарның һәм барлык торак-коммуналь комплексның әзерлеге өчен җааплы предприятиеләрнең һәм оешмаларның бу эшкә тулысынча җаваплы мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе.
Тулаем муниципаль берәмлекләр торак һәм социаль өлкә объектларына җылылык бирүне үз вакытында гамәлгә ашырдылар.
Татарстан Республикасы бюджетыннан авария-техник запасны тулыландыруга авария-техник фондына 80,4 млн. сум акча кергән. Шул чорда 32,5 млн. сум тотылган.
Коммуналь хуҗалык системасын гадәттән тыш хәлләрдә электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү өчен, шулай ук бу очракларда мөһим объектларда электр энергиясе бирүне торгызу өчен Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы ТКХ предприятиеләре базасында 4 зона склады булдырган – Казан, Чистай, Нурлат шәһәрләрендә, Әлки авылында.
Дәүләт торак инспекциясе бу чорда 1 626 торак-коммуналь хуҗалык объектын тикшергән, 1 128 күрсәтмә бирелгән.
45 муниципаль берәмлектән 37се әзерлек паспорты алган. Казан шәһәре, Алькеевск, Аксубай, Зеленодольск, Тәтеш, Нурлат, Югары Ослан, Әлмәт муниципаль районнары бу паспортларны билгеләнгән вакытта ала алмаганнар.
Төп нотык белән Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады.
Утырышта тагын Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров, «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин чыгыш ясады.
Кышкы чорда күп фатирлы йортларны эксплуатацияләүгә әзерлек турында Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты, эш төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов «Россия Федерациясендә торак төзелешен һәм уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү турында»гы мәсьәлә буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советының эш төркеме нең чираттагы утырышын уздырды.
Утырыш Мәскәүдә узды.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, эш төркеме бу мәсьәләне шул исәптән Россия Президенты Владимир Путинның Россия Федерациясе Дәүләт Советы президиумының 2019 елның февралендә Казанда узган «Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнарының халыкның тормыш шартларын яхшыртуга һәм уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыруга юнәлгән эше турында»гы мәсьәлә буенча киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча бирелгән йөкләмәләрен үтәү йөзеннән дә карый.
Бүген эш төркеме әгъзалары быел 1 июльдән торак төзелешендә катнашучыларның, эскроу-счетлар кулланып, проект финанславы системасына күчү мәсьәләсен карады.
Экспертлар фикеренчә, эскроу-счетлар ачып, төзелеш алып баручыларны проект финанславы системасына күчерү темасы бик актуаль.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бүген проект финанславы системасына күчүне оптимальләштерү өчен әлеге ситуация буенча Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары белән бергә фикер алышырга кирәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашуы йомгаклары буенча (2019 елның феврале) эш төркеменә фикер алышу өчен берничә йөкләмә бирелгән (Пр-754 от 30.04.2019). Аерым алганда, йөкләмәләрнең берсе – экспертлар берлеге вәкилләрен җәлеп итеп, гражданнарның шәһәр тирәлеген үстерүдә катнашулары мөмкинлеген арттыру.
«Җәмәгать киңлекләрен үстерү темасы бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасында җаваплы ведомстволарга җәмәгать киңлекләрен барлау йөкләмәсе бирелгән. Оптималь форманы билгеләргә, чыгымнарны исәпләп чыгарырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген шулай ук гражданнарга җәмәгать киңлекләрен үстерү өлешендә аңлату эшләре дә алып бару мөһим.
Утырышта Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Максим Егоров, «Банк ДОМ.РФ» АҖ идарәсе рәисе, «ДОМ.РФ» АҖ генераль директоры урынбасары Артём Федорко, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Никита Стасишин да чыгыш ясады.
Бүген Төзелеш министрлыгы кураторлыгы астында узган киңәйтелгән киңәшмәдә базарда катнашучылар төзелеш тармагын проектлы финанслауга күчүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Төзелеш министрлыгы аңлату эшчәнлегенә аерым игътибар бирә. Банклар, төзүчеләр һәм өлешләп төзү өлкәсендә контроль (күзәтчелек) буенча вәкаләтле органнар вәкилләре катнашында эшлекле очрашулар, киңәшмәләр даими үткәрелә. Быелгы утырыш мондый төрдәге исәп буенча өченче чара булды. Чыгыш барышында министр урынбасары Илшат Гимаев, төзүчеләргә мөрәҗәгать итеп: закон белән билгеләнгәнчә, 2019 елның 1 июленнән гражданнарның өлешле торак төзү өчен акча җәлеп итү бары тик эскроу счетларыннан файдаланып кына рөхсәт ителгәнен искә төшерде. Әлеге кагыйдәләрдән төшереп калдыру Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән критерийларга туры килә торган күп фатирлы йортлар өчен генә билгеләнгән. Очрашуга чакырылган Казан шәһәре Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтханов җыелучыларга, квартал саен хисап кушып, төзелеш проектының әзерлеге турында гариза формалаштыру һәм бирү тәртибе турында сөйләде.