Бүген министрлыкта Татарстанда йөк күтәрү краннарын куркынычсыз эксплуатацияләүгә контрольне көчәйтү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары И.С. Гыймаев үткәрде.  Чарада контроль-күзәтчелек органнары – Ростехнадзор, ТРда хезмәт буенча Дәүләт инспекциясе, Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе вәкилләре, дәүләт заказчылары, подрядчы оешмалар һәм башня краннары бирүче оешмалар вәкилләре катнашты. Киңәшмәдә башня краннарын эксплуатацияләгәндә кранчылар өчен хезмәт хокукларын һәм гарантияләрен тәэмин итү мәсьәләләре каралды. Башня краннарын эксплуатацияләүче оешмаларга күзәтчелек итү өлешендә, Ростехнадзор идарәсе республиканың 297 башня кранын, шул исәптән Казан шәһәре буенча 224 башня кранын эксплуатацияләүче 81 оешмасын күзәтә. Шулай ук кадрлар әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Кранчы машинистларны укыту курслары күп булуга карамастан, укыту процессында практик өлеш юк. Ягъни, машинист укуның 3 аеннан соң биеклектә эшләү турында теоретик күзаллаулары гына бар. Транспорт техникумнарында кирәкле факультетлар юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International