Көек авылының «Яшьлек» микрорайонында төзелеш эшләре бара

2019 елның 2 августы, җомга

Татарстанда Питрәч районының Көек авылында «Яшьлек» торак комплексы төзелеш эшләрен тәмамлауга рөхсәт алды. Хәзерге вакытта объектта эшләр бара, торак комплекстагы дүрт йорт октябрьдә тапшырылачак.

«Бүген, «Бриз» яңа төзелеш компаниясе җитәкчесе биредә дүрт йорт октябрь ахырына файдалануга тапшырылачак, дип ышандырды. Бу вакытка юл челтәрләре, су һәм газ үткәрү мәсьәләләре хәл ителәчәк. Электр утын үткәрәчәкләр», - дип сөйләде халык белән очрашуда Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев.

Хәзерге вакытта «Яшьлек» торак комплексында төзелеп бетмәгән алты объект исәпләнә, алар алданган өлешчеләр проблемаларын хәл итү буенча Татарстан «юл картасы» на кертелгән. Объектларда төзү-монтаж эшләре башланды.

«Бүгенгә әлеге йортлар территориясендә түбә эшләре, йортларны газлаштыру буенча әзерлек бара һәм якындагы территорияне төзекләндерү эшләре башлана», — дип хәбәр итте «Бриз» директоры Андрей Беляков. Төзелеш эшләрен быел октябрьдә тәмамлау планлаштырыла, нәкъ менә шул вакытта йөздән артык гаилә үз фатирларыннан ачкыч ала алачак, диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International