Дәүләт Советының киңәйтелгән җыелышы тәмамланганнан соң эшлекле очрашу кысаларында Рәссәй Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән 2018 ел нәтиҗәләре турында фикер алышты. Рөстәм Нургалиевич социаль билгеләнештәге төзелеш объектлары темасын да кагылды: «...Бүген бездә 31 ресурс үзәге бар. Алар арасында конкурста бер урынга алты кешегә кадәр җитә торган ресурс үзәкләре бар. Дәрәҗәле. Безнең егетләрнең яртысы диярлек 9 сыйныфтан соң эшче һөнәрләр ала. Иң мөһиме, бу ресурс үзәкләре безнең товар җитештерүчеләребезгә бәйле һәм алар да җиһазлар белән ярдәм итә, бездә барлык процесслар да әлеге предприятие белән бергә бара. Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы үткәрү кысаларында Рәссәй Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы делегациясе Владимир Якушев җитәкчелегендә яңартылган «Батыр» Республика спорт мәктәбендә булды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.
Владимир Якушев объектта башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде һәм яңартылган «Батыр» җирле спортчыларга озак вакытлар хезмәт итәр дип ышаныч белдерде. Әлеге объект 1985 елда файдалануга тапшырылды. «Батыр» мәктәбенең дзюдо һәм самбо бүлекләрендә 759 укучы шөгыльләнә. Бинаның гомуми мәйданы 4 025 кв. м. тәшкил итә. Капиталь объект кысаларында түбәне алыштыру, фасадны, керү төркемнәрен ремонтлау, эчке бизәкләү эшләре, инженерлык коммуникацияләрен алмаштыру, чишенү бүлмәсен һәм территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. Объектның беренче катында 360 урынга исәпләнгән зур зал, өч келәмгә исәпләнгән самбо залы, тренажер залы, икенче катта 60 урынга исәпләнгән дзюдо залы бар.
Җәмәгатьчелек вәкилләренең Рәссәй Президенты Владимир Владимирович Путин белән очрашуында Казан дәүләт архитектура һәм дизайн институтының директоры Карина Нәбиуллина үз сорауларын бирде. Карина Рәшидовнаның тәкъдиме милли проект кысаларында профильле югары уку йортлары белән эшләү механизмы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы белән берлектә уку процессының системалы рәвештә җайлашуы, Татарстан студентларын Уңайлы шәһәр мохите булдыру эшенә җәлеп итү тәҗрибәсен тарату турындагы мәсьәләгә кайтып кала. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдимне карарга кирәк: «боларның барысын да берләштерергә, «Мәгариф» илкүләм проектына, өлешчә «Торак һәм шәһәр мохите»илкүләм проектына кертергә мөмкин. Әгәр бу механизм игътибарга алынса һәм бу механизм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектында язылачак икән, минем кечкенә миссия үтәлгән дип уйлыйм, - диде Карина Нәбиуллина.
2019 елның гыйнварында Чистай зонасы торак инспекциясе тарафыннан юридик затларга карата 53 планнан тыш тикшерү уздырылды, аларның 1 – элек бирелгән күрсәтмә үтәлешен тикшерү; 3 тикшерү – гражданнардан ЧЗТИ килгән мөрәҗәгатьләр буенча һәм 49 тикшерү РФ Хөкүмәте йөкләмәсенә ярашлы рәвештә (йорт һәм фатир эче газ җайланмаларын эксплуатацияләгәндә закон таләпләренең үтәлешен тикшерү максатларында) чыгарылган җитәкче күрсәтмәсе буенча. Шулай ук 2019 елның гыйнварында, юридик затлар белән бәйләнешкә кермичә контрольлек чаралары уздыру кысаларында, ЧЗТИ тарафыннан идарәче оешмаларның түбәләрне нормадан артык тулган кардан вакытында чистартып торуы буенча таләпләр үтәлеше предметына карата торак йортларны тикшерүләр уздырылды. Шулай ук Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар да каралды.
Уздырылган тикшерүләр барышында гомуми мәйданы 83,21 мең квадрат метрлы 48 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 87 очрагы ачыкланды, аларны бетерү өчен 52 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән күрсәтмә билгеләнгән срокта үтәлгән, акт белән ябылган.
2019 елның гыйнварында Чистай ЗТИ гражданнардан 38 язмача мөрәҗәгать керде. Килгән мөрәҗәгатьләрнең 10сы урынга чыгып тикшерелде, аларның 3се инспекция контрольлегенә алынды (күрсәтмәләр бирелде).
2019 елның гыйнварында элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 100 мең сумлык штраф түләнде.
Бинаның гомуми мәйданы - 3887,6 кв.метр.
Аны үткәрү сыйфатын һәм вакытын Бөгелмә мэры Линар Закиров тикшерде, дип хәбәр итә «Бөгелмә газетасы». «Алтын ачкыч» 27-нче номерлы балалар бакчасы республика программасы кысаларында ремонтлана һәм төзүчеләр ремонт эшләренә керештеләр. Бакчада түбәне, җылыту системасын, тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерлык коммуникацияләрен, идәннәрне, янгын коммуникациясен алыштыру, бинаның фасадын яңарту планлаштырыла. Быел тагын дүрт балалар бакчасында ремонт көтелә», - дип билгеләде Линар Закиров. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Татарстанда 94 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы ремонтланды.
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда җәмәгатьчелек вәкилләре белән «Торак һәм шәһәр тирәлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру фикер алышаты.
Искәртәбез, Владимир Путин бүген Казанга халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр тирәлеге формалаштыру буенча күчмә утырыш уздыру өчен килде.
Килүгә үк Владимир Путин һәм аны озата йөрүче затлар Казандагы «Мәскәү» мәдәният үзәгенә юнәлделәр, анда җәмәгатьчелек вәкилләре белән очрашу узды.
«Казандагы бүгенге чаралар белән мин шундый очрашуларның һәм фикер алышуларның бөтен бер сериясен башлап җибәрергә телим, - диде Владимир Путин. – Без бөтен бер илкүләм проектлар сериясен эшләтеп җибәрәбез, алар илебезне төп үсеш юнәлешләре буенча алга җибәрергә тиеш, без моңа зур акчалар бүлеп бирәбез, финанслау чыганаклары турында карар да кабул иттек».
Владимир Путин сүзләренчә, бөтен нәрсә яхшы сәгать кебек эшләргә тиеш, механизмнар, инструментлар кабул ителгән инде. «Иң күп акчаны федерация бирә, ә төп эш күләмнәре – Россия Федерациясе субъектларында, - диде Россия Президенты. – Федераль үзәк, төбәкләр һәм муниципаль хакимиятләр арасында уртак эшне җайга салу гаять мөһим, һәм, әлбәттә, боларны турыдан-туры гамәлгә ашыручылар белән, бу – иҗтимагый оешмалар, бизнес һәм һөнәри бергәлекләр».
«Яшәү тирәлегенең сыйфаты, торак мәсьәләләрен хәл итү – менә шулар җәмгыятьтәге фикерләрне генә түгел, иң мөһиме, Россия икътисадын үстерүнең бөтен бер секторын да билгели, ә бу сектор исә башка юнәлешләргә дә йогынты ясый», - диде Владимир Путин.
Очрашу барышында шәһәр киңлекләрен үстерү, парклар һәм скверлар булдыру, шулай ук гражданнарны җәмәгать киңлекләрен булдыру планнары турында фикер алышуга җәлеп итү мәсьәләләре күтәрелде.
Владимир Путин билгеләп үткәнчә, монда, Казанда, « парклар һәм скверлар проектлары буенча беренче стадиясендә фикер алышуга кешеләрне җәлеп итүнең яхшы гамәлияте булдырылган».
РФ төзелеш һәм ТКХ министрлыгы делегациясе министр Владимир Якушев җитәкчелегендә «Ипотека һәм аренда торагы» федераль максатчан программасы буенча төзелгән торак микрорайоны һәм 340 җирле балалар бакчасы белән танышты. Делегацияне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Унистрой» девелопер компаниясе генераль директоры Радик Сәлимгәрәев һәм башкалар озата йөрде. 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы 2017 елда Рәссәй Федерациясе субъектларының торак төзелешен үстерү программаларын стимуллаштыру чаралары кысаларында төзелгән.
Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы делегациясе Владимир Якушев җитәкчелегендә яңартылган «Батыр» Республика спорт мәктәбендә булды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты. Владимир Якушев объектта башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде һәм яңартылган «Батыр» җирле спортчыларга озак вакыт хезмәт итәр дигән ышаныч белдерде. Әлеге объект 1985 елда файдалануга тапшырылды. «Батыр» мәктәбенең дзюдо һәм самбо бүлекләрендә 759 укучы шөгыльләнә. Бинаның гомуми мәйданы 4 025 кв. м. тәшкил итә. Капиталь объект кысаларында түбәне алыштыру, фасадны, керү төркемнәрен ремонтлау, эчке бизәкләү эшләре, инженерлык коммуникацияләрен алмаштыру, чишенү һәм территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды.
Бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Волков Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында проект институтлары белән киңәшмә барышында хәбәр итте. Очрашуга проектлау өлкәсендә Татарстанның зур компанияләре җитәкчеләре, эксперт оешмалары һәм профильле югары уку йортлары вәкилләре чакырылган. Рәссәй Төзелеш Министрлыгының BIM-технологияне үстерү өлешендә төп бурычы-төзелештә мәгълүмати модельләштерүне тоткарлыксыз куллану өчен закон шартларын булдыру. Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ведомство тарафыннан мәгълүмати модельләштерү буенча закон проекты эшләнә, язгы сессиядә ул Дәүләт Думасына карауга кертеләчәк.
Татарстан Республикасында 2019 елның 8 февраленә 261,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу планның 9,8 %ы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.