Татарстанда 22 февраль көненә 355,9 мең квадрат метр торак сафка кертелгән, бу планнан 13,3 % тәшкил итә. Бу хакта бүген ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры вазифасын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 2019 ел башыннан 170 тикшерү үткәрелгән. Хезмәт иминлеге кагыйдәләре һәм нормаларын бозу аркасында инспекция хезмәтләре 1 миллион 400 мең сумлык 26 карар чыгарган.
Быел социаль ипотека буенча 165 йорт (7 838 фатир) тапшырылырга тиеш. 22 февральгә 1 мең 610 фатирлы 26 йорт тапшырылган. 139 объектның 56сы - югары дәрәҗәдә, 28е - уртача дәрәҗә, 55е түбән дәрәҗәдә әзер.
Күпфатирлы инвестицион торак программасы кысаларында төзелә торган 149 йортның 21 торак объекты файдалануга тапшырылган. 51 йорт югары дәрәҗәдә әзер, 50 объект – уртача, 27се - түбән дәрәҗәдә.
Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, быел 309 ятим баланы, 35 күп балалы гаиләне, 53 яшь гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.
Очрашуда торак төзелеше, шәһәр төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге законнар турында фикер алыштылар. Республиканың җылылык һәм энергия белән тәэмин итү, су үткәргеч-канализация хуҗалыгы өлкәсенә аерым игътибар бирелде. Үзбәк делегациясен сәламләп, Ирек Фәйзуллин ике яклы мөнәсәбәтләрнең мөһим булуын билгеләп үтте һәм очрашу Татарстан-Үзбәкстанның тулаем, шулай ук аерым алганда торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә, алга таба да актив үсеш алуына этәргеч булачагына ышаныч белдерде.
Мәгълүмат-консультация төркеме Арча шәһәрендә һәм Арча муниципаль районының Урта Аты авылында түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
Объектның гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык.
"Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсын сайлап алуның язгы этабы башлануы игълан ителә. Конкурс инвестиция проектларын сайлаганда, тормышка ашыруга әзерләгәндә һәм кредит бирүдә махсус шартлар биреп һәм предприятиеләрне инвестицион яктан финанслап тормышка ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт. Конкурсны оештыручылар: "Сбербанк России" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ һәм "Россельхозбанк" АҖ. Язгы сайлап алу кысаларында гаризалар 2019 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр кабул ителә.
Тулырак мәгълүматны сылтама буенча яки 8-800-775-10-73 телефоны буенча алырга мөмкин.
19 февраль көнне Аксубай районының Иске Кыязлы авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды.
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәссәй Федерациясенең 2030 елга кадәр төзелеш тармагын үстерү Стратегиясен эшли һәм барлык кызыксынган профессиональ җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм экспертларны катнашырга чакыра. Стратегия өстендә эшләү принципиаль яңа дәрәҗәгә чыга-аны оештыру бер генә команда түгел, ә проект командалары алып барачак. Проект командалары һөнәри һәм фәнни берләшмәләрдән, үсеш институтларыннан, шулай ук министрлык карамагындагы оешмалардан формалаша. Стратегияне формалаштыруны төгәлләү 2019 елның октябренә планлаштырыла.
Чирмешән үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе капиталь ремонттан соң ачылды. Республика программасы буенча биредә 68 млн. сумлык эшләр башкарылган һәм медицина персоналының эше һәм авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган. Ремонт барышында төзүчеләр барлык коммуникацияләрне алыштырдылар, табиблар кабинетларын яңарттылар, яңа җиһазлар урнаштырдылар. Әлеге бинада соңгы ремонт 13 ел элек үткәрелгән иде. Хәзер сырхауханә үзгәрде, яңа заманча төс алды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар яхшырды, баскычларда һәм стеналар буенда перила куелды.
Татарстан Республикасында 2019 программасы кысаларында гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт ремонтлау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Программаны финанслау күләме 5 млрд. 805 млн. 213 мең сум, шул исәптән Татарстан бюджеты – 1 млрд. сум чамасы, муниципаль берәмлекләр бюджеты– 1 млрд. 72,93 млн. сум, гражданнар акчалары – 3 млрд. 708,81 млн. сум.
Тагын Ирек Фәйзуллин капремонт программасы кысаларындагы эш турында да сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда Газлаштыру фонды 5 программа гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы Торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы буенча 141 объектта гамәлләр каралган.
«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы кысаларында 280 км электр белән тәэмин итү линиясе корылачак, 211 электр энергиясен исәпкә алу һәм җайга салу щитлары урнаштырылачак, 9 мең 100 яктырткыч алмаштырылачак.
«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча 43 районда 105 казанны алмаштыру буенча 60 объект билгеләнгән.
Моннан тыш, 2 муниципаль берәмлектәге 24 күп фатирлы йортта 735 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.
Газлаштыру фонды тагын «Су җибәрү системасын яңарту» программасы кысаларында 21 муниципаль берәмлектәге 34 объектта башкарылачак гамәлләр исемлеген әзерләгән.
Төзелеш әзерлеге 30% тан да ким булмаган объектлар иске кагыйдәләр буенча төзелеп бетәчәк. Бу хакта журналистларга 14 февральдә РИФ-2019 да Рәссәй Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев хәбәр итте. Министр искәрткәнчә, 2019 елның 1 июленнән төзелеш эшләренә гражданнарның акчаларын җәлеп итүче барлык Рәссәй төзүчеләре эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп төзү схемасына күчәргә тиеш булачак.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, РФ Хөкүмәте белән килешү буенча кайбер субъектларга әзерлек бусагасын һәм өлешләп катнашу килешү санын мөстәкыйль билгеләү хокукы бирелергә тиеш. Шул ук вакытта әгәр дә төбәк мондый карарны кабул итү хокукын алган икән, әгәр дә төзүчеләр хәл итә алмаган очракта, ул аларны үз бюджеты хисабына төзеп бетерергә тиеш булачак. "Без уйлыйбыз: объектларның әзерлеге якынча 30% тәшкил итәргә тиеш, чөнки мондый әзерлек һәм акча кертүдә объектның тәмамлануы ихтималы зур», - дип хәбәр итте министр. Владимир Якушев сүзләренә караганда, төзелеш әзерлеге төп критерий булып тора. Өлешләп катнашу килешүе күләме буенча, ул критерийларны канәгатьләндерергә тиеш, дискуссия алып барыла. Соңгы карарлар якын арада кабул ителәчәк.