Питрәч районының Иске Шигали авылында «Царево утары» торак комплексында 160 урынга исәпләнгән «Ивушка» балалар бакчасы ачылды. 3 катлы бинаның гомуми мәйданы 3,9 мең кв.метр тәшкил итә. Проект-смета документлары «Армида»ҖЧҖ тарафыннан эшләнгән. «Балалар бакчасында барысы да таләпләргә туры килә, Җиһазлар Заманча. Барысы да югары дәрәҗәдә эшләнде дип уйлыйм», - дип белдерде «Ивушка» балалар бакчасы директоры Ксения Никитина. Ул шулай ук балалар бакчасының 8 төркемендә 2-7 яшьлек 160 бала шөгыльләнәчәк, дип сөйләде.