КДАТУ студенты Татьяна Кедрова «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» буенча Халыкара олимпиадада 2 нче урынны алды

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

2019 елның 11-12 апрелендә Санкт-Петербург дәүләт архитектура-төзелеш университетында (СпбДАТУ) 08.04.01 «Төзелеш», «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» профильләре (магистратура дәрәҗәсе) юнәлеше буенча Халыкара Студентлар олимпиадасының йомгаклау туры узды. Команда җитәкчесе - «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» кафедрасының өлкән укытучысы Хисамиева Лилия Рәхимҗан кызы. Халыкара студентлар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча 2 урынны КДАТУ студенты Кедрова Татьяна Владимир кызы алды! Катлаулы көрәштә безнең студентлар Ахмеров Салават Ралиф улы һәм Нуруллин Тимур Вәкил улы 08.04.01 «Төзелеш» юнәлеше буенча «Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу» профиле Рәссәйнең иң көчле магистрлары унлыгына керде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International