ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүмат-консультация төркеме Арча шәһәрендә һәм Арча муниципаль районының Урта Аты авылында түләүсез юридик ярдәм күрсәтте. Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.


20
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Объектның гомуми мәйданы 1,5 мең квадрат метрдан артык.

"Төбәкләр – тотрыклы үсеш" еллык иҗтимагый премиясе" конкурсын сайлап алуның язгы этабы башлануы игълан ителә. Конкурс инвестиция проектларын сайлаганда, тормышка ашыруга әзерләгәндә һәм кредит бирүдә махсус шартлар биреп һәм предприятиеләрне инвестицион яктан финанслап тормышка ашырганда "бер тәрәзә" моделеннән гыйбарәт. Конкурсны оештыручылар: "Сбербанк России" ГАҖ, "Банк ВТБ" ГАҖ һәм "Россельхозбанк" АҖ. Язгы сайлап алу кысаларында гаризалар 2019 елның 1 мартыннан 30 маена кадәр кабул ителә.

Тулырак мәгълүматны сылтама буенча яки 8-800-775-10-73 телефоны буенча алырга мөмкин.

 


19
февраль, 2019 ел
сишәмбе

19 февраль көнне Аксубай районының Иске Кыязлы авылында капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты ачылды.

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәссәй Федерациясенең 2030 елга кадәр төзелеш тармагын үстерү Стратегиясен эшли һәм барлык кызыксынган профессиональ җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм экспертларны катнашырга чакыра. Стратегия өстендә эшләү принципиаль яңа дәрәҗәгә чыга-аны оештыру бер генә команда түгел, ә проект командалары алып барачак. Проект командалары һөнәри һәм фәнни берләшмәләрдән, үсеш институтларыннан, шулай ук министрлык карамагындагы оешмалардан формалаша. Стратегияне формалаштыруны төгәлләү 2019 елның октябренә планлаштырыла.


18
февраль, 2019 ел
дүшәмбе

Чирмешән үзәк район хастаханәсенең сырхауханәсе капиталь ремонттан соң ачылды. Республика программасы буенча биредә 68 млн. сумлык эшләр башкарылган һәм медицина персоналының эше һәм авыруларны кабул итү өчен барлык шартлар тудырылган. Ремонт барышында төзүчеләр барлык коммуникацияләрне алыштырдылар, табиблар кабинетларын яңарттылар, яңа җиһазлар урнаштырдылар. Әлеге бинада соңгы ремонт 13 ел элек үткәрелгән иде. Хәзер сырхауханә үзгәрде, яңа заманча төс алды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен дә шартлар яхшырды, баскычларда һәм стеналар буенда перила куелды.


16
февраль, 2019 ел
шимбә

Татарстан Республикасында 2019 программасы кысаларында гомуми мәйданы 5,6 млн. кв. метр булган 936 күп фатирлы йорт ремонтлау планлаштырыла. Программада 42 муниципаль район катнаша (Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан тыш).

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   

Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.     

Программаны финанслау күләме 5 млрд. 805 млн. 213 мең сум, шул исәптән  Татарстан бюджеты  – 1 млрд. сум чамасы, муниципаль берәмлекләр бюджеты– 1 млрд. 72,93 млн. сум, гражданнар акчалары – 3 млрд. 708,81 млн. сум.

Тагын Ирек Фәйзуллин капремонт программасы кысаларындагы эш турында да сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, 2019 елда Газлаштыру фонды 5 программа гамәлгә ашырачак. «Татарстан Республикасы Торак пунктларында халыкны су белән тәэмин итү» программасы буенча 141 объектта гамәлләр каралган.

«Татарстан Республикасы торак пунктларында урамнарны яктыртуны торгызу» программасы кысаларында 280 км электр белән тәэмин итү линиясе корылачак, 211 электр энергиясен исәпкә алу һәм җайга салу щитлары урнаштырылачак, 9 мең 100 яктырткыч алмаштырылачак.

«Татарстан Республикасы бюджет учреждениеләрендә казаннарны алмаштыру» программасы буенча 43 районда 105 казанны алмаштыру буенча 60 объект билгеләнгән.

Моннан тыш, 2 муниципаль берәмлектәге 24 күп фатирлы йортта 735 фатирны индивидуаль җылыту системасына күчерү планлаштырыла.

Газлаштыру фонды тагын «Су җибәрү системасын яңарту» программасы кысаларында 21 муниципаль берәмлектәге 34 объектта башкарылачак гамәлләр исемлеген әзерләгән.


15
февраль, 2019 ел
җомга

Төзелеш әзерлеге 30% тан да ким булмаган объектлар иске кагыйдәләр буенча төзелеп бетәчәк. Бу хакта журналистларга 14 февральдә РИФ-2019 да Рәссәй Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев хәбәр итте. Министр искәрткәнчә, 2019 елның 1 июленнән төзелеш эшләренә гражданнарның акчаларын җәлеп итүче барлык Рәссәй төзүчеләре эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп төзү схемасына күчәргә тиеш булачак.

Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, РФ Хөкүмәте белән килешү буенча кайбер субъектларга әзерлек бусагасын һәм өлешләп катнашу килешү санын мөстәкыйль билгеләү хокукы бирелергә тиеш. Шул ук вакытта әгәр дә төбәк мондый карарны кабул итү хокукын алган икән, әгәр дә төзүчеләр хәл итә алмаган очракта, ул аларны үз бюджеты хисабына төзеп бетерергә тиеш булачак.  "Без уйлыйбыз: объектларның әзерлеге якынча 30% тәшкил итәргә тиеш, чөнки мондый әзерлек һәм акча кертүдә объектның тәмамлануы ихтималы зур», - дип хәбәр итте министр. Владимир Якушев сүзләренә караганда, төзелеш әзерлеге төп критерий булып тора. Өлешләп катнашу килешүе күләме буенча, ул критерийларны канәгатьләндерергә тиеш, дискуссия алып барыла. Соңгы карарлар якын арада кабул ителәчәк.


13
февраль, 2019 ел
чәршәмбе

Дәүләт Советының киңәйтелгән җыелышы тәмамланганнан соң эшлекле очрашу кысаларында Рәссәй Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән 2018 ел нәтиҗәләре турында фикер алышты. Рөстәм Нургалиевич социаль билгеләнештәге төзелеш объектлары темасын да кагылды: «...Бүген бездә 31 ресурс үзәге бар. Алар арасында конкурста бер урынга алты кешегә кадәр җитә  торган ресурс үзәкләре бар. Дәрәҗәле. Безнең егетләрнең яртысы диярлек 9 сыйныфтан соң эшче һөнәрләр ала. Иң мөһиме, бу ресурс үзәкләре безнең товар җитештерүчеләребезгә бәйле һәм алар да җиһазлар белән ярдәм итә, бездә барлык процесслар да әлеге предприятие белән бергә бара. Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Советы үткәрү кысаларында Рәссәй Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы делегациясе Владимир Якушев җитәкчелегендә яңартылган «Батыр» Республика спорт мәктәбендә булды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов һәм башкалар катнашты.

Владимир Якушев объектта башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләде һәм яңартылган «Батыр» җирле спортчыларга озак вакытлар хезмәт итәр дип ышаныч белдерде. Әлеге объект 1985 елда файдалануга тапшырылды. «Батыр» мәктәбенең дзюдо һәм самбо бүлекләрендә 759 укучы шөгыльләнә. Бинаның гомуми мәйданы 4 025 кв. м. тәшкил итә. Капиталь объект кысаларында түбәне алыштыру, фасадны, керү төркемнәрен ремонтлау, эчке бизәкләү эшләре, инженерлык коммуникацияләрен алмаштыру, чишенү бүлмәсен һәм территорияне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды. Объектның беренче катында 360 урынга исәпләнгән зур зал, өч келәмгә исәпләнгән самбо залы, тренажер залы, икенче катта 60 урынга исәпләнгән дзюдо залы бар.

Җәмәгатьчелек вәкилләренең Рәссәй Президенты Владимир Владимирович Путин белән очрашуында Казан дәүләт архитектура һәм дизайн институтының директоры Карина Нәбиуллина үз сорауларын бирде. Карина Рәшидовнаның тәкъдиме милли проект кысаларында профильле югары уку йортлары белән эшләү механизмы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы белән берлектә уку процессының системалы рәвештә җайлашуы, Татарстан студентларын Уңайлы шәһәр мохите булдыру эшенә җәлеп итү тәҗрибәсен тарату турындагы мәсьәләгә кайтып кала. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдимне карарга кирәк: «боларның барысын да берләштерергә, «Мәгариф» илкүләм проектына, өлешчә «Торак һәм шәһәр мохите»илкүләм проектына кертергә мөмкин. Әгәр бу механизм игътибарга алынса һәм бу механизм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектында язылачак икән, минем кечкенә миссия үтәлгән дип уйлыйм, - диде Карина Нәбиуллина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International