Узып баручы елның архитектура һәм шәһәр мохитенең төп вакыйгалары һәм булачак чаралар турында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары – Татарстан Республикасы Архитекторлар берлеге рәисе Владимир Кудряшев сөйләде.
Торак комплексы объектларына һәм социаль-мәдәни өлкә объектларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру турында бүген республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, бүгенгә Татарстанда 974 күп фатирлы йорттан 831ендә капиталь ремонт тәмамланган. Шулардан инспекция 705 йортны кабул иткән. Программа үтәлешенең гомуми күләме 94%.
Гомуми белем оешмаларына капиталь ремонт кысаларында программа үтәлеше 99,5%ка җитә. 88 объектта эшләр тәмамланган.
Мәдәни объектларга капиталь ремонт буенча эшләр14 декабрьгә Чаллыда бер объектта дәвам итә, үзләштерү - 99%. 41 объектта эшләр төгәлләнгән.
Амбулатор-поликлиника учреждениеләрен яңарту дәвам итә. Бүгенгә ремонт 53 поликлиникада тәмамланган. 57 объектта эшләр график буенча бара. Программа үтәлеше 90,7% тәшкил итә.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә эшчәнлек алып баручы барлык затлар күпфатирлы йортларны карап тотуга һәм эксплуатацияләүгә, коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә һәм башка мәгълүмат алуга кагылышлы мәсьәләләр буенча мәгълүмат урнаштырырга тиеш. ТКХ ДМСы Рәссәй Федерациясе гражданнарына әлеге мәсьәләләр буенча мәгълүмат алу һәм үз хокукларын гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирә. Шуңа күрә Бөгелмә зонасы торак инспекциясе мәгълүматны системага кертү өчен җаваплы затларның эш сыйфатына аерым игътибар бирә, урнаштырылган мәгълүматның тулылыгын һәм дөреслеген контрольдә тота. Ел башыннан Бөгелмә районы җәмәгать судына әлеге маддә буенча 10 административ эш тәкъдим ителде. Хәзерге вакытта дүрт эш буенча идарәче оешмаларның вазыйфаи затларын административ хокук бозулар кылуда гаепле дип тану һәм аларга кисәтү рәвешендә административ җәза куллану турында карар чыгарылган инде.
Торак фондына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән районнарда (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы) 2018 елның 11 аенда гомуми мәйданы 2905,44 мең кв. метр булган 433 күпфатирлы йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 710 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 429 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 90 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 36, физик затларга – 50. Гомуми 419500 сумлык штраф санкцияләре белдерелде.
2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 1 мең 400 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен барлыгы 16 млн. 508 мең сумлык 418 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Алексей Фролов хәбәр иткәнчә, 7 декабрьгә республикада 2 млн. 146 мең квадрат метр торак гамәлгә кертелгән, бу планның 89,3%ы. 17 муниципаль берәмлектә план үтәлгән.
Социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды статистика органнарына 348,2 мең кв. метрда 6 мең 169 фатирлык 192 йорт буенча хисап тапшырган. Инвестицион программа буенча 50 төзелеп килүче объекттан 37объект әзер диярлек, 13 объект – уртача әзерлектә.
Аренда торагы программасы буенча 512 фатирлык 149 торак йорт файдалануга тапшыру каралган. Бүгенгә 7 муниципаль берәмлектә 117 йорт эксплуатациягә кертелгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча 5 ветеран өчен 3 торак йорт төзелә. Барлык объектлар да әзер диярлек.
2018 елда яллау шартнамәләре буенча 297 ятим балага торак урыны бирү каралган. Ноябрьдә Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм ДТФ ятим балалар өчен 78 торак урынын милеккә сатып алу турында контракт төзегән. Бүгенгә 297 торак урыныннан 169ына яллау шартнамәсе төзелгән, 30 торак урынына ДТФ милке хокукы теркәлгән, 96 тоак урыны буенча сатып алу алды гамәләре үткәрелә, 2 торак урын урнашкан йорт эксплуатациягә кертелмәгән әле.
2018 елда гражданнарның аерым категорияләренең торак шартларын яхшыртуга дип бүленгән бюджет чаралары чикләрендә 167 гаиләне торак белән тәэмин итү каралган: 45 күп балалы гаилә, 67 яшь гаилә. Бүгенгә сертификатлар барлык күп балалы гаиләләргә дә, яшь гаиләләргә дә рәсмиләштерелгән.
Күп фатирлы инвестицион торак төзү программасы буенча 120 йорттан бүгенгә 108 объект эксплуатациягә кертелгән. Калган 12 объект шулай ук төзелеп беткән, аларны эксперт хезмәтләре тикшерә.
Аз катлы төзелеш кысаларында республика буенча пландагы 8 мең 170 йорттан 7 мең 995 объект эксплуатациягә кертелгән, бу – планның 98%ы.
Авыл клублары төзү программасы буенча бүгенгә эшләр 26 объектта тәмамланган. Бүгенгә 2 клубта эшләр дәвам итә, үтәлгән эшләр күләме 99%.
Ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә капиталь ремонт буенча эшләр тулысынча төгәлләнгән (46 объект).
2018 ел 12 декабрь көне12:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Рәсәй Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә,Рәсәй Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гомумрәсәйгражданнар кабул итү көне үтәчәк.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10 йорт.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлык компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
1. Архитектура эше белән идарә итү;
2. Шәһәр төзелеше белән вәкаләтләре кысаларында идарә итү;
3.Татарстан Республикасы территориясендә гидротехник корылмалары (ГТК) куркынычсызлыгы белән идарә итү, муниципаль милектә булган ГТС куркынычсызлык мәсьәләләреннән башка;
4. Төзелеш материаллары сәнәгате белән идарә итү;
5. Төзелеш белән идарә итү;
6. Гражданнарның торакка хокукларын һәм кулланучыларны сыйфатлы торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү белән идарә итү;
7. Торак, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү базарларын формалашуы өчен шартлар тудыру;
8. Гражданнарның торакка хокукын тәэмин итү белән идарә итү;
9. Капиталь төзелеш объектларын төзелешен, үзгәртеп корылышын, капиталь ремонтын күзәтү;
10. Халыкка торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү күрсәткәндә гражданнарның һәм дәүләтнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итүбуенча контроль;
11. Татарстан Республикасы дәүләт милкендә булган торак фонды белән идарә итү.
12. Татарстан Республикасы территориясендә җирле үзидарә органнарының шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы законны үтәү өлкәсендә Россия Федерациясе тикшерү органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашыра.
13. Татарстан Республикасында төзелеш, реконструкция һәм ремонт буенча сметалы бәясен билгеләү өчен билгеләнгән смета нормативлары эшләүне һәм раслауны законнар нигезендә тәэмин итә.
Кабул итүгә алдан язылу телефон буенча башкарыла.
Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: +7 (843) 231-14-10. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).
2018 елның ноябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 41 тикшерү үткәрелде, аларның 32се – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча һәм 9 тикшерү ЧЗТИ гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Үткәрелгән тикшерүләр кысасында барлыгы гомуми мәйданы 244,55 мең кв. метр булган 52 торак йорт тикшерелде; торак фондын техник эксплуатацияләү кагыйдәләре һәм нормалары бозылуның 43 очрагы ачыкланды. Җитешсезлекләрне бетерү өчен 19 күрсәтмә бирелде. Элек бирелгән, тикшерелгән 32 күрсәтмәнең барысы да билгеләнгән вакытта үтәлгән, актлар белән ябылган. 2018 елның ноябрендә элек административ җаваплылыкка тартылган затлар тарафыннан барлыгы 25,3 мең сумлык штраф түләнде.
Бүген Иннополиста гомуми мәйданы 5,9 мең кв.метр булган 118 фатирлы яңа арендалы йортны тантаналы урнаштыру булды. Төзелеш инвесторы - ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды. Техник заказчы ролендә «Ак Барс Инжиниринг» ҖЧҖ, ә подрядчы — «Ак Барс Строй» ПСК ҖЧҖ булды. Элегрәк Иннополиста Спортивная урамы буенча урнашкан 136-нчы номерлы күрше 48 фатирлы йорт файдалануга тапшырылган иде. Ел ахырына кадәр 199 фатирга исәпләнгән тагын бер аренда йортын файдалануга тапшыру күздә тотыла. Моннан тыш, шәһәрдә исәп буенча алтынчы квартал төзелеше дәвам итә, анда 365 фатирлы өч аренда йорты урнашачак. Аларның техник әзерлеге 45% тан 54% ка кадәр тәшкил итә.
Татарстанның Төзелеш Министрлыгында «Татарстан Республикасының коммуналь предприятиеләр Союзы» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе Директорлар советы утырышы үтте. Утырышта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илдус Насыров, «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләр союзы» Региональ тармак эш бирүчеләр берләшмәсе директорлар Советы рәисе Абрек Хәйруллин тормыш тәэмин итү хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты рәисе Җәүдәт Җамалетдинов, республиканың ТКХ министрлыгы, предприятияләре һәм оешмалары вәкилләре катнашты. Утырыш барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:
- «2017-2019 елларга Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары буенча тармак килешүенә үзгәрешләр кертү турында»Килешү проекты.
- ТКХ Берлегенең квалификацияләрен бәяләү үзәге эше турында хисап.
- 2019 елга «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләре берлеге» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе эш планы проекты һәм 2018 елдагы эш нәтиҗәләре буенча берлегенең гомуми җыелышын үткәрү.
- 2019 елга «Татарстан Республикасы Коммуналь предприятиеләре берлеге» Эш бирүчеләрнең региональ тармак берләшмәсе керемнәр һәм чыгымнар сметасы проекты.
- Предприятиеләр хезмәткәрләрен иминият яклавы.
Татарстанның Төзелеш министрлыгы, «ТР Күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге» Ассоциациясе үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы белән берлектә, «торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә актуаль проблемалар: проблемалар һәм чишелеш юллары» соравы буенча республиканың Идарә оешмалары җитәкчеләре катнашында киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында түбәндәге сораулар каралды: -ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче оешмалар арасында килешү мөнәсәбәтләре; - «Татэнергосбыт бердәм исәп-хисап үзәге» ҖЧҖ идарәче оешмалары арасында килешү мөнәсәбәтләре; - каты коммуналь калдыкларны чыгару буенча хезмәтләр белән тәэмин итүче белән хезмәттәшлек.