Питрәч районында 160 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы ачылды

2019 елның 13 феврале, чәршәмбе

11 февральдә Татарстан Республикасы Питрәч районының Яңа Шигали авылында 160 урынга исәпләнгән балалар бакчасына ярашлылык турында бәяләмә бирелде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте.

Объектны төзүче - «ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ. Бинаның гомуми мәйданы - 3887,6 кв.метр.

Яңа объект проект документларының барлык таләпләренә дә җавап бирә.  "Балалар бакчасы кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителгән", – дип билгеләп үтте чыганак.

Шулай ук балалар бакчасы аз хәрәкәтләнүче халык төркемнәре өчен җайлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International