Бу хакта Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Дмитрий Волков Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында проект институтлары белән киңәшмә барышында хәбәр итте. Очрашуга проектлау өлкәсендә Татарстанның зур компанияләре җитәкчеләре, эксперт оешмалары һәм профильле югары уку йортлары вәкилләре чакырылган. Рәссәй Төзелеш Министрлыгының BIM-технологияне үстерү өлешендә төп бурычы-төзелештә мәгълүмати модельләштерүне тоткарлыксыз куллану өчен закон шартларын булдыру. Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта ведомство тарафыннан мәгълүмати модельләштерү буенча закон проекты эшләнә, язгы сессиядә ул Дәүләт Думасына карауга кертеләчәк. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшев ассызыклаганча, бүген объектларны гамәлгә ашыруның хәзерге ритмында төзелеш белән реаль вакыт режимында идарә итәргә мөмкинлек бирүче системалар кертү бик кирәк: «мәгълүмати модельләштерү технологияләрен куллану проектлау һәм төзелеш процессында гына 20% ка кадәр акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шуңа күрә төзелеш өлкәсенә «Цифрлы чор» керү өчен Министрлык проект оешмалары, подрядчылар һәм заказчылар белән берлектә проектлауда һәм төзелештә мәгълүмати модельләштерү кертүне һәм куллануны тәэмин итәргә тиеш".