Социаль ипотека программасы буенча төзелгән йортта предприятиеләр һәм бюджет оешмаларында эшләүчеләр яшәячәк.
Бүген Казанның «Салават күпере» торак комплексында 255 фатирлы йорт (Наил Йосыпов урамы, 5а) файдалануга тапшырылды.
Яңа фатирга тиенгән бәхетлеләр арасында Хафизовлар гаиләсе дә бар. «Без, әлбәттә, бик шат. Бу фатирны бик озак көттек. Хәзер балаларга уйнарга урын булачак», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты алар.
Кызыл тасманы тантаналы төстә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев кисте. «Әлеге йортны төзү һәм файдалануга тапшыруда бернинди проблемалар да булмады. «Ак Таш» төзелеш компаниясе тырышлыгы белән үз вакытында һәм график буенча менә дигән йорт сафка басты», - дип искәртте ул.
Министр урынбасары әлеге микрорайонда балалар бакчасы быелның сентябрендә төзеләчәген билгеләп үтте. Мәктәп исә 2020 елда гына ачылачак.
Татарстанда гамәлгә ашырыла торган социаль ипотека программасының инвесторы – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.