Төзелеш әзерлеге 30% тан да ким булмаган объектлар иске кагыйдәләр буенча төзелеп бетәчәк. Бу хакта журналистларга 14 февральдә РИФ-2019 да Рәссәй Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев хәбәр итте. Министр искәрткәнчә, 2019 елның 1 июленнән төзелеш эшләренә гражданнарның акчаларын җәлеп итүче барлык Рәссәй төзүчеләре эскроу счетлары механизмын кулланып өлешләп төзү схемасына күчәргә тиеш булачак.
Ведомство башлыгы билгеләп үткәнчә, РФ Хөкүмәте белән килешү буенча кайбер субъектларга әзерлек бусагасын һәм өлешләп катнашу килешү санын мөстәкыйль билгеләү хокукы бирелергә тиеш. Шул ук вакытта әгәр дә төбәк мондый карарны кабул итү хокукын алган икән, әгәр дә төзүчеләр хәл итә алмаган очракта, ул аларны үз бюджеты хисабына төзеп бетерергә тиеш булачак. "Без уйлыйбыз: объектларның әзерлеге якынча 30% тәшкил итәргә тиеш, чөнки мондый әзерлек һәм акча кертүдә объектның тәмамлануы ихтималы зур», - дип хәбәр итте министр. Владимир Якушев сүзләренә караганда, төзелеш әзерлеге төп критерий булып тора. Өлешләп катнашу килешүе күләме буенча, ул критерийларны канәгатьләндерергә тиеш, дискуссия алып барыла. Соңгы карарлар якын арада кабул ителәчәк.