ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышланган коллегиясе утырышнда катнаша. 

Чара Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында уза. 

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин мобиль котельняны карадылар һәм "Инжиниринг үзәге" укыту лабораториясендә булдылар. 

Шулай ук Татарстан Президентына Төзелештә инженер системалары үзәге турында сөйләделәр. 

Искәртик, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы “Рәсми Татарстан” сайтында онлайн режимда трансляциялә.

Чарада "ТКХ реформалаштыруга ярдәм итү фонды" дәүләт корпорациясе генераль директоры Константин Цицин, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм башка рәсми затлар катнаша. 

Бөгелмә зонасы торак инспекциясенә беркетелгән Азнакай, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Ютазы районнарында 2018 елда инспекция инспекторлары тарафыннан торак фонды буенча уздырылган планнан тыш тикшерүләр барышында 2905,44 мең кв.м. мәйданлы 475 торак йорт каралды. Тикшерүләр барышында торак фондын техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау кагыйдәләре, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү дәрәҗәсе һәм режимы бозылуның 779 очрагы ачыкланды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә идарәче компанияләргә һәм физик затлар адресына 497 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 99 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 4, вазыйфаи затларга – 36, физик затларга – 50. Гомуми 32 000 сумлык штраф санкцияләре белдерелде. Фактта штрафларның 391500 сумы түләнде.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы “Рәсми Татарстан” сайтында онлайн режимда трансляцияләнәчәк. Утырыш Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының 2018 ел нәтиҗәләренә һәм 2019 ел бурычларына багышлана.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалауга ярдәм итү фонды” генераль директоры Константин Цицин катнашачак.

Бу чара иртәгә, 17 гыйнвар көнне, Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты территориясендә үтәчәк. Башлана - 14.00 сәгатьтә. 

Онлайн трансляцияне сылтама буенча карарга була.

"Салават Күпере» торак комплексында Наил Йосыпов урамы буенча 3 номерлы 340 фатирлы йортка (8-4 төзелеш номеры) яшәүчеләр күченде. Фатир ачкычларын социаль ипотека республика программасында катнашучылар — бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре алды. Техник заказчы - Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, подрядчы — «Ак Таш»ҖЧҖ. 18 катлы торак йортта бер подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 20,3 мең кв. м. тәшкил итә. Яңа төзелештәге барлык фатирлар да яшәргә тулысынча әзер, электр плитәләре, су чистарту фильтрлары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм янгын белдерүчеләре белән җиһазландырылган. Яңа йортка күчү тантанасына гаиләләре белән уннарча булачак күченүчеләр, шулай ук рәсми затлар килгән иде.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча яңа системаны гамәлгә кертү мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен «Кайнар линия» оештырылган.

Телефон: (843) 231-14-10.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Рәссәй Федерациясе Хөкүмәте карары белән (2018 елның 26 декабрендәге 1683 номерлы) 2018 елның 1 июленә кадәр яисә аннан соң төзелешкә рөхсәт алган төзүче эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгы нормативлары расланды. Нормативларны исәпләү төзүче тарафыннан Рәссәй Финанс министрлыгы белән килешү буенча расланган Тәртип нигезендә башкарыла. Төзүченең йөкләмәләрне тәэмин итү нормативлары һәм акчаларны максатчан файдалану буенча эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгын бәяләү квартал саен гамәлгә ашырыла.

Белешмә: Документ "күпфатирлы йортларны һәм башка күчемсез милек объектларын өлешләп төзүдә катнашу турында һәм Рәссәй Федерациясенең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү хакында һәм Рәссәй Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында" Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында"2018 елның 1 июлендәге 175-ФЗ номерлы Федераль закон нормаларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. "Төзүче эшчәнлегенең финанс тотрыклылыгын бәяләү нормативлары турында "2006 елның 21 апрелендәге 233 номерлы РФ Хөкүмәте карары үз көчен югалткан дип танылды.


14
гыйнвар, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Әлмәт шәһәрендә булды. ТР Хөкүмәте башлыгы ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының күп фатирлы торак йортлар төзелешенең барышын тикшерде. Аны ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов озата йөрделәр.

Төзелеш мәйданчыгында агымдагы эш барышы һәм алга таба объектлар төзелешен төгәлләү эшләре турында фикер алыштылар.

Бүгенге көндә 22 позициядә үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү системасы тоташтырылган, эчке эшләр бара. Алексей Песошинга бүгенге көндә агымдагы елның 2 кварталында торак йортларны файдалануга тапшыру өчен бөтен көчләрен куюларын хәбәр иттеләр.

Алга таба Алексей Песошин һәм Ирек Фәйзуллин шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча эшләрнең барышы белән таныштылар. Узган ел район шәһәрнең чистарту корылмаларын реконструкцияләү буенча 2018 -2020 елларга федераль инвестицион программага кергән. Чистарту корылмаларын реконструкцияләү алты этапта планлаштырылган. Эшләр дәвам итә. Объектта бүгенге көндә 117 кеше эшли.

Очрашу тәмамланганда Алексей Песошин төзелеш һәм объектларны  реконструкцияләү өчен җаваплы кешеләрне темпны арттырырга һәм эшнең сыйфатына аерым игътибар итәргә чакырды.

Татарстан Республикасында 2019 елда төзелеш һәм капиталь ремонт өлкәсендә 40 республика программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла – бу 38 озак сроклы программа һәм ике быелгы программа.

Бүген бу хакта ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ минстры Ирек Фәйзуллин ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.  


9
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

57,5 квадрат метр мәйданлы медицина учреждениесен төзү өчен 3 млн сумнан артык акча бүлеп бирелде.

ТР Зәй районының Бохарай авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачтылар, дип хәбәр итә «Зәй-информ». Татарстан Республикасы Президенты программасы буенча гомуми мәйданы 57,5 квадрат метр булган Бохарай ФАПын төзүгә республика бюджетыннан 3  миллион сумга якын акча тотылган. Территорияне төзекләндерү һәм инженерлык челтәрен төзү район бюджеты хисабына башкарылган. Биредә авырулар өчен киенү-чишенү, көтеп тору бүлмәләре, фельдшерның кабул итү бүлмәсе, процедуралар ясау кабинеты бар.

Яңа ФАПта көтү бүлмәсе, фельдшер кабул итү бүлмәсе, процедура бүлмәсе, санузел, чишенү бүлмәсе һәм котельная бар. Дәүләт программасы буенча Татарстанда 2012 елдан бирле 413 фельдшер-акушерлык пункты, 14 табиб амбулаториясе, 24 патологоанатомия бүлеге төзелде. Шулай ук 1466 ФАПка, 95 табиб амбулаториясенә, 18 участок сырхауханәсенә капиталь ремонт ясалды.


29
декабрь, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле төзелеш тармагының  хезмәткәрләре һәм  ветераннары!

Кадерле коллегалар!

Ведомство исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне киләчәк Яңа 2019 ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйм! Узып баручы 2018 ел эшләр һәм якты вакыйгалар белән тулы. Без мәктәпләр һәм балалар бакчаларын салдык, яңа торак һәм спорт объектларын сафка бастырдык, медицина хезмәтләренең һәркем өчен үтемлелеген һәм сыйфатын арттырдык, халыкның сәламәт һәм уңайлы яшәү мохитен ясадык. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә бары тик яхшы үзгәрешләр һәм теләкләрнең тормышка ашуын телим. Киләсе ел һәр гаиләгә сәламәтлек, муллык һәм бәхет алып килсен!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International