«Салават күпере» ндә 340 гаиләгә торак йорт салынды

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

"Салават Күпере» торак комплексында Наил Йосыпов урамы буенча 3 номерлы 340 фатирлы йортка (8-4 төзелеш номеры) яшәүчеләр күченде. Фатир ачкычларын социаль ипотека республика программасында катнашучылар — бюджет оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре алды. Техник заказчы - Казан Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, подрядчы — «Ак Таш»ҖЧҖ. 18 катлы торак йортта бер подъезд, фатирларның гомуми мәйданы 20,3 мең кв. м. тәшкил итә. Яңа төзелештәге барлык фатирлар да яшәргә тулысынча әзер, электр плитәләре, су чистарту фильтрлары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчиклары, җылылык регуляторлары һәм янгын белдерүчеләре белән җиһазландырылган. Яңа йортка күчү тантанасына гаиләләре белән уннарча булачак күченүчеләр, шулай ук рәсми затлар килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International