Татарстан Республикасында социаль объектлары капиталь ремонтына быел 8 млрд сум артык акча бүленгән. Бу турыда “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә кую идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте. Агымдагы ел азагына 34 социаль хезмәт күрсәтү объекты, 42 мәдәният йорты, 38 авыл советлары биналары, 6 яшьләр үзәкләре, 19 муниципаль архивлар биналары һәм 114 сыхрауханә ремонтланачак һәм файдалануга тапшырылачак. Спикер билгеләп үткәнчә, шулай ук, 28 мәктәп (16 муниципаль һәм 12 коррекцион), 94 балалар бакчасы, 11 ресурс үзәкләре (республикада популяр белгечлек буенча белем бирү программалары гамәлгә ашыручы көллият һәм техникум), 28 яшүсмерләр клублары һәм 14 сәламәтләндерү лагерьлары ремонты планлаштырыла.
Түбән Камада республика программасы кысаларында «Чародейка» һәм «Дружба» 2 яшүсмерләр клубы төзекләндерелде. Тәрәзәләр, ишекләр, җиһазлар алмаштырылган, түшәм ясалган. Бүгенге көндә Түбән Камада 23 яшүсмерләр клубы, биш ел эчендә 16 капиталь ремонтланган. Әйтергә кирәк, быел Татарстанда гомуми суммасы 100 млн. сумга 28 яшүсмерләр клублары ремонты планлаштырылган.
ТБ ФДМС эш башыннан кайбер компанияләр аның белән эшләү түләүле хезмәтләрен тәкъдим итә башладылар. "Рәсәй Дәүләт экспертизасының баш идарәсе" ФАУ төзелеш байлыкларын җитештерүче, алып кайтучы һәм йөртүче-юридик затларга хәтерләтә: ТБ ФДМС «Белем Базасы» бүлегендә хезмәт тәэмин итүче шәхси кабинеты белән эшләү адым буенча инструкцияләр урнаштырылган (https://fgiscs.minstroyrf.ru/#/Knowledges). Моннан тыш, игътибар итегез, төзелеш ресурслары бәяләре турында мәгълүмат бирергә бурычлы барлык юридик затлар (2018 елның 2-нче кварталында турында мәгълүматны системага 25.07.2018 кадәр кертергә кирәк), ТБ ФДМС белән эшләү буенча түбәндәге юллар буенча түләүсез консультацияләр алырга мөмкин: системасының баш битендә урнашкан кире элемтә формасы аша Рәсәй Төзелеш Министрлыгы яки Рәсәй Дәүләт экспертизасына мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук "Рәсәй Дәүләт экспертизасының баш идарәсе" ФАУ даими рәвештә үткәргән белем бирү семинарлары кысаларында(тулырак https://gge.ru/uchebnyy-tsentr/#menu-block3). Моннан тыш, ТБ ФДМС кулланучылары «Jinn-Client» һәм «Континент TLS VPN» программалы тәэмин итү эше белән бәйле техник ярдәм күрсәтү өлешендә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алалар:
- түбәндәге электрон почта адресы буенча skzi.support@infosec.ru
- телефон буенча: +7 (495) 980-23-45 өст. 06.
Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. Барлыгы программада 43 муниципаль район (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре) катнаша. Тулаем 5,3 млн. кв. метр мәйданда 995 күп фатирлы йорт бу. 224 мең гражданга тормыш шартларын яхшырту карала. Бүген бу хакта йоры узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
ДОМ.РФ сайты һәм «Стрелка» медиа, архитектура һәм дизайн Институты Рәсәй Төзелеш министрлыгы ярдәме белән Архитекторы.РФ бушлай белем бирү программасын җибәрделәр. Программа архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә белгечләргә һөнәри һәм карьер үсеше мөмкинлекләр ача. Катнашучылар яңа белем һәм күнекмәләр алачаклар, җәмәгать архитектура тенденцияләре һәм алдынгы практикалар турында актуаль мәгълүматны алачаклар. Программада онлайн-курслар һәм офлайн-модульләрдән тора, барлык этапларында бушлай катнашуны күздә тота. Тулырак мәгълүматны, сылтама аша күчеп, алырга була.
Әлки районында Югары Әлки авылында балалар бакчасы капиталь ремонты төгәлләнеп килә. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп бер түбә астында урнашкан. Бина калай сайдинг белән тышланган, түбәсе яңартылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алмаштырылган, идәннәр яңартылган, түшәмнәр шулай ук ремонтланган. Бүгенге көндә төзүчеләр бинаны төзекләндерүнең ахырына якынлашалар. Яңартылган балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп тиздән ишекләрен ачар. Исегезгә төшерәбез, 2017 елда мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 110 мәктәпкәчә белем бирү оешма ремонтланган . Быел 94 объектны ремонтлау планнаштырылган.
2018 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 693 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 8 млн. 869 мең сумлык 226 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын тормышка ашыруның расланган кыска чорлы планы нигезендә 2018 елда Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында – 17, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында – 123, Яңа Чишмә авылында 2 йортта капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре ТКЗТИ тарафыннан килештерелде.
Универсаль спорт комплекслары Татарстанның авыл районнарында барлыкка киләчәк, шуларның 4-се файдалануга тапшырылган.
Авылда инвестицион климатын яхшырту территориясен җәлеп итүчәнлеген күтәрергә, икътисадый үсеш темпларын арттырырга, һәм шулай ук халыкның социаль хәлен яхшыртырга мөмкинлек бирә, бу, үз чиратында, төбәкнең үсешенә яхшы йогынты ясый. Шулай итеп, Татарстанда 2014 елдан башлап, 100 - 200 баш товарлыклы-сөтчелек фермаларын җиһазлар, яңа технологияләр белән җиһазландыру һәм хайваннары терлек азыгы белән нәтиҗәле тәэмин итү максатларында сыер абзарларын капиталь төзекләндерү һәм силос-сенаж чокырларын төзү программасы гамәлгә ашырыла. 2015 елдан яшелчә продукциясен сыйфатлы саклау белән тәэмин итү өчен, яшелчә-бәрәнге саклагычларын капиталь ремонтлау программасын тормышка ашыру башланды. 2016 елдан башлап машина-трактор парклары ремонт буенча программа эшли башлады.
Барлыгы 4 ел эчендә әлеге программалар кысаларында 1171 сыер абзары, 91 яшелчә-бәрәнге саклагычы, 118 машина-трактор паркы ремонтланган һәм 539 силос-сенаж чокыры төзелгән. 2017 елда 2016 ел нәтиҗәләре буенча бюджет акчаларын янга калдыру хисабына, өстәмә рәвештә 15 машина-трактор паркы һәм 30 сыер абзары ремонтланган иде. 2018 елда 232 сыер абзары, 64 машина-трактор паркы, 11 яшелчә-бәрәнге саклагычы капиталь ремонты һәм 123 силос-сенаж чокыры төзелеше планлаштырылган. Моннан тыш, 2018 елда ындыр табагы хуҗалыклары капиталь ремонты программасы башлана. Республика программасы кысаларында 373,2 млн. сумга 128 ындыр табагы хуҗалыкларын ремонтлау планлаштырыла. Яңа программа бөртекне саклау шартларын яхшыртырга һәм аның товар сыйфатын сакларга ярдәм итәчәк дип көтелә.