Татарстан Республикасында социаль объектлары капиталь ремонтына быел 8 млрд сум артык акча бүленгән. Бу турыда “Татар-информ”да матбугат конференциясендә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын файдалану һәм гамәлгә кую идарәсе җитәкчесе Илдус Насыйров хәбәр итте. Агымдагы ел азагына 34 социаль хезмәт күрсәтү объекты, 42 мәдәният йорты, 38 авыл советлары биналары, 6 яшьләр үзәкләре, 19 муниципаль архивлар биналары һәм 114 сыхрауханә ремонтланачак һәм файдалануга тапшырылачак. Спикер билгеләп үткәнчә, шулай ук, 28 мәктәп (16 муниципаль һәм 12 коррекцион), 94 балалар бакчасы, 11 ресурс үзәкләре (республикада популяр белгечлек буенча белем бирү программалары гамәлгә ашыручы көллият һәм техникум), 28 яшүсмерләр клублары һәм 14 сәламәтләндерү лагерьлары ремонты планлаштырыла.