Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауның төбәк программасын тормышка ашыруның расланган кыска чорлы планы нигезендә 2018 елда Зәй шәһәрендә һәм Зәй районында – 17, Түбән Кама шәһәрендә һәм Түбән Кама районында – 123, Яңа Чишмә авылында 2 йортта капиталь ремонт эшләрен башкару планлаштырыла. Капиталь ремонт программасына кертелгән барлык йортлар да инспекция тарафыннан тикшерелде. Планлаштырылган эш төрләрен башкаруга карата җитешсезлек исемлекләре ТКЗТИ тарафыннан килештерелде. Капиталь төзекләндерү эшләре башланган: Зәй МБ буенча 16 йортта, Түбән Кама МБ буенча – 109, Яңа Чишмә МБ буенча әлегә эшләр алып барылмый.