ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

2017 елның "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" конкурсының җиңүчеләре игълан ителгән. “Татарстан Республикасының төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт экспертиза һәм бәяләр билгеләү белән идарә итү” Дәүләт Автоном Учреждениесе белем бирү хезмәтләре – “Төзелеш өлкәсендә бәя хасил итү һәм смета нормалау” буенча квалификация күтәрү курслары "Халык өчен хезмәтләр"  номинациясендә җиңүче булып сайланганнар. "Рәсәйнең 100 иң яхшы товары" конкурсы Рәсәй Федерациясе предприятиеләре, учреждениеләре һәм оешмалары арасында югары сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләр ачыклау максаты белән үткәрелә.

Ак.Губкин урамы буенча №1 торак йортына (блок "Д"), Казан шәһәренең "Гадәттән Тыш Хәлләр" ТК, файдалануга кертү өчен рөхсәт бирелгән.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Алабуга" МИЗда Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев үткәргән узган атналык киңәшмә кысаларында махсус икътисади зонасында объектларын төзелеш, инженерлык, транспорт һәм социаль инфраструктура сораулары каралды. Киңәшмә эшендә АҖ  "СҖТ МИЗ "Алабуга" заказ бирүчесе вәкилләре һәм “Татинвестгражданпроект” ДУП һәм подряд оешма - "Камгэсэнергострой" ҖЧҖ, "Гидропромжилстрой"катнашты.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

"MODERN COLLECTIVE LIVING CHALLENGE / ЗАМАНЧА ҖӘМГЫЯТНЕҢ ТОРМЫШЫ " Халыкара архитектура конкурсы Кытай өчен . Конкурста Илсөяр Габдрахманова катнашты , КДАТУ магистратурасы икенче курс студенты . Укытучылар Илнар һәм Резеда Ахтямовлар җитәкчелегендә , Илсөяр "Hive" проектын әзерләгән һәм конкурсның призеры булган иде! Ул берьюлы ике бүләк алды! Төп конкурсының икенче урынын - 1500 доллар бүләге белән һәм студентның иң яхшы эше өчен BB махсус премиясе -500$ бүләк белән . Студентлар өчен бүләк аерым бүлеп бирелгән, чөнки конкурсның кысаларында профессиональ архитекторлар һәм студентлар эшләре беррәттән каралды. 

"ТР ТКХ өлкәсендә иҗтимагый тикшерү региональ үзәге" Татарстан халкы өйрәтү эшен дәвам итә. Бүгенге көндә укытуны 5000 кеше узды. Семинарларда түбәндәге мәсьәләләр карала: 


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Торак фондына планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздыру барышында Бөгелмә зонасы торак инспекциясе инспекторлары тарафыннан инспекциягә беркетелгән районнарда (Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Ютазы) 2017 елның 10 аенда гомуми мәйданы 6185,63 мең кв. метр булган 832 күпфатирлы йорт каралды. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 920 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 852, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 49, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 26.

2017 елда Алабугада 31торак йорт капиталь ремонтланды һәм ул 113 миллион сумга төште. Капиталь ремонт программасы буенча уздырылган эшләр тулаем алганда йортлар һәм йорт эче инженерлык системалары торышын яхшыртуда сизелерлек терәк һәм булышлык булып тора. Мәсәлән, 9 күп фатирлы йортта җылыту системасына капиталь ремонт ясалды. Шулай ук кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау, йортларның алгы ягын һәм түбәләрен төзәтү буенча эш башкарылды. Болар барысы да гражданнарның яшәү сыйфатында фәкать уңай чагылыш табып кына калмады, ә бәлки йортларда энергия югалтуны киметүгә дә китерде. 


5
ноябрь, 2017 ел
якшәмбе

Буада тантаналы рәвештә 22 фатирлы торак йорт тапшырылды. Ятим балалар белән беррәттән, яңа фатир ачкычларын алганнар: 5 һәм аннан артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр; авария хәлендәге торак фондыннан күчкән гаиләләр; социаль ипотека буенча фатирлар алган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Яңа яшәүчеләр Республика һәм район башлыкларына чиксез рәхмәт белдерделәр.


4
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды тарафыннан 2017 елда  43 муниципаль берәмлектә 3676 тикшерү уздырылган. Нәтиҗәдә, 17муниципаль берәмлектә  куркынычсызлык техникасын бозуның 54 факты ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

"Халык тану" Массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы буенча тавыш бирү ачылды һәм хәзер җиңүченең кем булачагын сез генә сайлыйсыз! Исегезгә төшерәбез, онлайн тавыш бирү сылтама буенча http://minstroy.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-konkurs-sredstv-massovoy.htm 2017 елның 4 декабрь көненә кадәр дәвам ителәчәк һәм анда теләсә кайсы кулланучы, теркәлмичә, катнаша алачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International