2017 елда Алабугада 31 йорт капиталь ремонтланды

2017 елның 7 ноябре, сишәмбе

2017 елда Алабугада 31торак йорт капиталь ремонтланды һәм ул 113 миллион сумга төште. Капиталь ремонт программасы буенча уздырылган эшләр тулаем алганда йортлар һәм йорт эче инженерлык системалары торышын яхшыртуда сизелерлек терәк һәм булышлык булып тора. Мәсәлән, 9 күп фатирлы йортта җылыту системасына капиталь ремонт ясалды. Шулай ук кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү челтәрләрен ремонтлау, йортларның алгы ягын һәм түбәләрен төзәтү буенча эш башкарылды. Болар барысы да гражданнарның яшәү сыйфатында фәкать уңай чагылыш табып кына калмады, ә бәлки йортларда энергия югалтуны киметүгә дә китерде. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International