Буада тантаналы рәвештә 22 фатирлы торак йорт тапшырылды. Ятим балалар белән беррәттән, яңа фатир ачкычларын алганнар: 5 һәм аннан артык бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр; авария хәлендәге торак фондыннан күчкән гаиләләр; социаль ипотека буенча фатирлар алган бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Яңа яшәүчеләр Республика һәм район башлыкларына чиксез рәхмәт белдерделәр.