Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТKХ министрлыгы хезмәткәрләре картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның, психоневрологик интернатларның һәм балалар интернат-йортларының китапханә фондын тулыландыру өчен китаплар җыю акциясендә актив катнаштылар. Акция Татарстанда Халыкара өлкәннәр һәм Халыкара инвалидлар көнен үткәрүгә багышланган, 15 нче сентябрьдән 1 нче ноябрьгә кадәр бара.
2017 елның 26 сентябрь көнендә " Белемле кулланучы Мәктәбе " проекты кысаларында "ТКХ өлкәсендәге иҗтимагый контроль буенча Төбәк Үзәк " КП Әлмәт шәһәрендә күчмә семинар үткәрде. Чарада 50 кеше катнашы, бу күпфатирлы йортларның Советлары рәисләре һәм әгъзалары, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә активистлар. Барлык катнашкан кеше Үзәкнең методик пособиесын бушлай алдылар.
2017 елның Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында чираттагы мини-футбол буенча турнирның матчлары узган ял көннәрендә Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә үтте. Татарстанның Төзелеш министрлыгы командасы Татарстан Республикасы Дәүләт советы һәм Финанслар министрлыгы уенчылары белән очрашыр өчен кырга чыкты. Уен шактый киеренке булып чыкты, әмма "төзүчеләр" барыбер көндәшләрен җиңә алганнар. Баштан ТР Дәүләт советы командасы 6:0 исәбе белән җиңелде, ә аннары Татарстан республикасы Финанс министрлыгы командасы 5:2 белән. Уенчыларны җиңүләр белән котлыйбыз һәм Министрлыкта спорт тормышының үстерүенә җаваплы мөнәсәбәт өчен рәхмәт белдерәбез. Шулай ук исегезгә төшерәбез, 30 сентябрь көнне 1/8 финал матчлары узачак, көндәшләр җирәбә юлы белән 27 сентябрь көне билгеләнәчәкләр.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "Халык тану" массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсын үткәрү турында билгели. Быел Конкурс форматын һәм үткәрү шартларын үзгәртте. Сайлап алу этабыннан соң барлык номинацияләр буенча онлайн-тавыш бирү узачак. Министрлыкның сайтында Халык тавыш бирүдә ""Халык тану" массакүләм мәгълүмат чаралары Конкурсы" бүлегендә теләсә кайсы кулланучы, теркәлмичә катнаша ала. Конкурска ММЧда бастырылган, яки 2016 елның 1 нче декабреннән 2017 елның 1 октябренә кадәр эфирга чыккан язмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллар кабул ителә. Җиңүчеләр махсус диплом һәм акчалата бүләк белән билгеләп үтеләчәкләр. Татарстан Төзелеш министрлыгы, катнашучылар Халык тавыш бирү конкурсыннан өстәмә аудиториясен алачак, дип өметләнә. Шулай ук Министрлыкның ведомствосы карамагындагы оешмаларыннан номинацияләр каралган. Гариза һәм материаллар түбәндәге адрес буенча бирелә: 420111, Казан шәһәре, Дзержинский ур., 10, матбугат хезмәте (каб. 201). Телефон: (843) 231-14-52. Тапшыру вакыты – 2017 елның 13 октябренә кадәр.
2017 елда республикада капиталь ремонтлау программасы төгәлләнә. Эшне башкару күләме - 93 %. Хәзерге вактытта урыннарда документларны төзү эшенә игътибар итәргә кирәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
23 сентябрьдә Баулы беренче тапкыр "Бөтенроссия коммуналь техника парады" акциясенә кушылды. Әлеге акцияне коммуналь, энергетика, социаль хезмәтләренең кышкы чорда эшләргә әзер булуын тикшерү өчен, Россиянең төзелеш министрлыгы ясаган. Вертолет мәйданында барлык теләүчеләр коммуналь хезмәтләрнең эшләүчеләренә урамнарны тәртиптә асрарга булыша торган машиналарга карый алганнар. Акциясендә Баулы коммуналь хезмәтләренең 40тан артык берәмлек техникасы катнашты: үзбушаткычлар, кар көри торган машиналар, тракторлар, автогрейдерлар, мини-тракторлар һәм башка күп нәрсәләр.
"Алабуга" МИЗ инфраструктурасы өстенлекле объектларының төзелү сораулары бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю. Л. Аляшев киңәшмәсендә каралды, анда шулай ук Заказ бирүчесе "АҖ СҖТ МИЗ "Алабуга", проект институт "Тигп" һәм "Камгэсэнергострой" ҖАҖ һәм "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ подряд оешмалары вәкилләре катнашты. "Автокомпонентлар җитештерүче "Синергия" Индустриаль-технологик паркы. Беренче корпус (СМЦ урнаштыру өчен)" объектыдна "Гидропромжилстрой" ҖЧҖ җиһазлар астына фундамент оештыру буенча эшләр тәмамлый, баш металл конструкцияләре, койма конструкцияләре һәм тышкы инженерлык челтәрләре монтажлау буенча эшләр алып бара. "6 автомашинага янгын сүндерү депосы " объектында субподрядчы оешмалар "ПЭС" ҖЧҖ, "Техвент" ҖЧҖ эчке инженерлык челтәрләрен оештыру буенча эшләрне төгәлләделәр.
Республиканың барлык муниципаль берәмлекләре җылыту сезонына әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җиткерде.
Мәгълүмат-консультация төркеме Татарстан Республикасының Питрәч муниципаль районының Кощаковское һәм Иске Шигалеево авыл җирлекләрендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтте.Чарада ТР Төзелеш,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлык юридик бүлеге белгече Л.А.Әхмәтҗанова катнашты.
"Мираж" отеле конференц-залында төзелеш материалларының импортын алмаштыруга һәм Татарстан Республикасы төзелеш комплексының эш күрсәткечләренә багышланган пресс-конференция үтте. Чара Татарстанда таш вата ясаган беренче завод "Завод ТЕХНО" 10 ел тулуын бәйрәм итүенә багышланган. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов билгеләп үткәнче, бүгенге көндә төзелеш материаллары сәнәгате предприятиеләре, төзелеш тармагын төп төзелеш материаллары белән гомумән тәэмин итәләр. Алексей Фролов шулай ук торак төзелеше буенча әйдәп баручы чит ил компанияләренең тәҗрибәсе турында сөйләде. "Без торак төзи торган эре компанияләрнең тәҗрибәсен өйрәнәбез, нинди технологияләр куллану өчен артык нәтиҗәле булганнарын өйрәнәбез, ул барысы яшәү өчен максималь уңай шартлар булдырыр өчен, ихтыяҗ булган һәркем алырлык торак төзү өчен, - дип ассызыклады А. М. Фролов.