2017 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан юридик затларга карата планнан тыш урынга чыгып 69 тикшерү үткәрелде, аларның 61е – элек бирелгән күрсәтмәләрнең үтәлешен тикшерү буенча; 1 тикшерү гражданнардан ЧЗТИ кергән мөрәҗәгатьләргә бәйле. Шулай ук 2017 елның сентябрендә Чистай ЗТИ тарафыннан капиталь ремонт программасына кертелгән торак йортлар тикшерелде, Гражданнарны аварияле торак фондыннан күчерү программасы буенча төзелүче торак йортлар тикшерелде, шулай ук идарәче оешмаларның торак фондын алда торучы җылыту сезонына әзерләүдә чаралар үтәлешенә мониторинг үткәрелде.
Төзекләндерү һәм шәһәр төзү программалары Татарстанда тулы масштабта тормышка ашырыла, шуңа күрә иң югары бәяләүгә лаек. 2 октябрьдә бөтендөнья архитектура көнендә, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура һәм дизайн институты директоры Карина Нәбиуллина, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара сектор мөдире Гөлназ Миңнеханова һәм башкалар катнашында түгәрәк өстәл уздырылды. Владимир Кудряшов үзенең хезмәттәшләрен-архитекторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм шәһәр төзелеш үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәтен белдерде. Моннан тыш, ул шәһәрне өзекләндерү һәм яшелләндерү программалары буенча тормышка ашыру этапларының төп юнәлешләре турында сөйләде. Үз чыгышында ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "Әлеге программаның гамәлгә ашыру өстенлекләре төзекләндерү буенча планның 76% төгәлләргә генә түгел, ә ахырында республика халкы белән үзара эшчәнлек методикасын куллану, эшләрендә аларның кызыксынуын арттыру. Өстенлек бүген баланска багышланган: программа Татарстан башкаласында гына түгел, ә район үзәкләрендә дә гамәлгә ашырыла. Төзек киңлекләре бүгенге көндә бик күп, шуңа алар белән дөрес идарә итергә өйрәнү да мөһим – шушы максат белән Парклар һәм скверлар дирекциясе төзелде". Владимир Кудряшов, игълан ителгән барлык программаларны уңышлы гамәлгә ашыру күбесенчә мәгариф системасының практикага юнәлгәнү белән бәйле дип ассызыклады.
2017 елның 28 сентябрь көне, Марсель, Франциянең заманча объектларын бер иң танылган залында, Руди Риччиотти архитекторы MuCEM бинасында тотрыклы төзелеш буенча иң эре бәйге LafargeHolcimAwards конкурсының төбәк этабы (Европа) җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды! Конкурсның "Киләсе буын" номинациясендә призер - КДАТУ бетергән студент Анна Андронованың Илнар һәм Резеда Ахтямовлар җитәкчелегендә башкарылган "Шәһәрнең киләчәге. Цифрлы Ренессанс эрасы" диплом эше булды. Анна Андронованың "LiquidEra. Newspatialconceptforthecityofthefuture" эше цифрлы технологияләр үстерү шартларында шәһәрләрнең киләчәгенә мөрәҗәгать итә, конкурста шәһәр киңлегенең комплекслы моделе тәкъдим ителгән иде, ул Казан шәһәрнең өч территорияләрендә кулланылган иде.
Хөрмәтле коллегалар!
Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәм белән – Бөтендөнья архитектура көне белән тәбрик итәм!
Хөрмәтле Татарстан Республикасының архитекторлары! Сез иң күп яклы һөнәрләрнең берсен сайлагансыз. Сезнең тырышлыгыгыз, иҗади якын килүегез һәм югары һөнәри осталык республикабызны ничек уңайлатыун күрү рәхәт. Ихлас күңелдән һөнәргә югары җаваплылык һәм тугрылык өчен рәхмәтемне белдерәм. Һәр эш көне Сезгә канәгатьлек, яңа идеяләр һәм аларны гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләрен китерә! Сезгә сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Инспекциягә беркетелгән Зәй, Түбән Кама һәм Яңа Чишмә районнарында торак фондына карата үткәрелгән планлы һәм планнан тыш тикшерүләр барышында ТКЗТИ инспекторлары тарафыннан 2017 елның 9 аенда гомуми мәйданы 15 855,91 мең кв. метрлы 704 күпфатирлы торак йорт тикшерелде. Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсендә 1645 җитешсезлек очрагы ачыкланды, шул исәптән: КФЙ техник эксплуатацияләү һәм ремонтлау буенча – 1405, торак биналардан файдалану кагыйдәләре буенча – 143, халыкны коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү нормалары һәм тәртибе буенча – 97.
Үткәрелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча идарәче компанияләргә һәм ТМШ карата 670 күрсәтмә бирелде, административ хокук бозулар турында 155 беркетмә төзелде, шул исәптән: юридик затларга – 36, вазифаи затларга – 60, физик затларга – 59. 26 беркетмә Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турында кодексының 19.5 ст. 1 өлеше буенча, ТКЗТИ күрсәтмәләрен вакытында үтәмәгән өчен төзелде.
Гомуми 1 137 000 сумлык штраф санкцияләре кулланылды, аларның 573 000 сумы – ТКЗТИ, 564 000 сумы җәмәгать суды тарафыннан. Фактта штрафларның 921 500 сумы түләнде, бу салынган барлык штрафлар суммасының 81%ын тәшкил итә.
2017 елның 9 аенда Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан гражданнарның 865 мөрәҗәгате карап тикшерелде. 478 мөрәҗәгать урынга чыгып каралды, ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү буенча чаралар күрелде. Карап тикшерү нәтиҗәләре хакында мөрәҗәгать итүчеләрнә законнарда билгеләнгән тәртиптә хәбәр ителде. 116 мөрәҗәгать ТКЗТИ контролендә кала бирә.
2017 елның 9аенда идарәче компанияләр һәм ТМШ тарафыннан Түбән Кама зонасы торак инспекциясе күрсәтмәләре нигезендә йортларда гомуми милекне ремонтлау буенча 19 480,07 мең сумлык эшләр башкарылды.
29 сентябрьдә "Корстон" КСККда ел саен үткәрелә Торган I "Ел хатын-кызы. Топ-50" Халыкара конкурс узды. Халыкара матурлык һәм талантлар "Ел хатын-кызы. Топ-50" конкурсы хатын-кызларның эшлекле, социаль актив яшвен һәм җәмгыятьтә ролен арттыруга һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән комплекслы мәдәни-массакүләм чара булып санала. "Ел хатын-кызы. Топ-50" конкурсының төп оештыручылары: Анатолий Кириллов һәм чара рәистәше Виктория Михайлова.
Конкурс нәтиҗәләре:
1 урын - FWAM компаниясе инвесторы Гүзәл Абулханова;
2 урын - "Эшлекле Россия" ҖЧҖ Татар төбәк бүлекчәсе башкарма комитет җитәкчесе, Фәридә Хуҗина;
3 урын - Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара сектор мөдире Гөлназ Миңнеханова.
Татарстан Республикасында 2017 елның 29 сентяберенә 1 705, 7 мең кв. метр торак сафка кертелгән. Питрәч, Әтнә, Лаеш, Биектау һәм Актаныш районнарында торакны сафка кертү планы башкарылган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Бүген Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Төзелеш,архитектура һәм ТKХ министрлыгы тарафыннан өлкән яшьтәге гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.
Казанның «Салават күпере» микрорайонында өлкәннәр өчен «Коткару» ("Спасение") хастаханәсе ачылды. Аның яңа бинасында амбулатор-поликлиник ярдәмнең тулы спектры күрсәтеләчәк. «Коткару» хастаханәсе «Салават күпере» микрорайонының барлык йортларына һәм якындагы микрорайоннарда яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Хастаханәнең гомуми мәйданы – 979,2 квадрат метр. Биредә бер сменага 250 кешегә кадәр кабул итү мөмкинлеге каралган, хастаханәдә 18 мең кеше теркәлә ала.
Төзелеш конструкцияләрен судан яклау өчен революцион материал: Казанда Пенетрон гидроизоляцион материаллар заводының беренче линиясе эшләтеп җибәрелгән. Эшләтеп җибәрү тантанасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы Динар Сагдатуллин катнашты. Динар Сагдатуллин билгеләп узганча, соңгы еллар дәвамында төбәкнең тотрыклы үсеш динамикасы билгеләп үтелә, шуңа күрә Республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү һәм уңайлы инвестицион климат булдыру мәсьәләрендә, максатлы дәүләт сәясәте аркасында, Республика сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды.