Динар Сагдатуллин "Пенетрон" гидроизоляцион материаллар заводының эшләтеп җибәрүдә катнашты

2017 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Төзелеш конструкцияләрен судан яклау өчен революцион материал: Казанда Пенетрон гидроизоляцион материаллар заводының беренче линиясе эшләтеп җибәрелгән. Эшләтеп җибәрү тантанасында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары вазифаларын башкаручы, Динар Сагдатуллин катнашты. Динар Сагдатуллин билгеләп узганча, соңгы еллар дәвамында төбәкнең тотрыклы үсеш динамикасы билгеләп үтелә, шуңа күрә Республика икътисадына инвестицияләр җәлеп итү һәм уңайлы инвестицион климат булдыру мәсьәләрендә, максатлы дәүләт сәясәте аркасында, Республика сизелерлек нәтиҗәләргә ирешә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International