ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мөслим районында "Миләшкәй" балалар бакчасында капиталь ремонт дәвам итә. Бүгенге кондә фасад тышлау, электр һәм җылылык системасы яңарту эшләре тәмамланды. 

Әлмәттә күпкатлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам итә. Быел программага 62 торак йорты кертелде. Барлык эшләр өчен 300 миллион сум бүлеп бирелде. Подрядчикларның сүзләре буенча, барлык эшләр дә график буенча алып барыла. Һәр өйдә, ихтыяҗларларга карап, үзенең эшләр исемлеге. Шулай, 8 март урамында урнашкан 13нче йортта, бинаның алгы ягын, түбәсен, электр челтәрләрен ремонтлаудан тыш, ишекләрнең аерым үзенчәлекле дизайнын булдыру планлаштырылган. Ә Тимирязева урамында урнашкан 7нче йортта эшләр графиктан алда бара. Аларның күпчелек өлеше инде башкарылган. Бинаның алгы ягын җылытуны тәмамларга калган.

Казанда "М-14" микрорайонында торак йортка яшәүчеләр урнашуы узды. Казанда 255 фатирлы торак йортны урнаштыру башланды, ул "М-14" микрорайонының  беренче чиратын тәмамлый. Торак микрорайон Приволжский районында РКХдән ерак түгел урнашкан  һәм дүрт яңа йортан тора – өч 255-фатирлы һәм бер 89-фатирлы. Йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән һәм 854 гаиләне торак белән тәэмин итү мөмкинлеген бирде. 2005 елдан 2016 елга 65 меңнән артык гаилә социаль ипотека программасы буенча тораклы булган.  2017 елда торак программалары буенча гомуми 3500 фатир, ә бу 80 йорт төзелде һәм шуларның җиде йорты-Казанда. Подрядчысы –"Ак Таш" компаниясе, техник заказчысы – Казан капиталь төзелеш һәм реконструкция Идарәсе, инвестор-төзүчесе – Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды.

Татарстанда якындагы елларда коммуналь калдыклар җыю өчен дуаль ике контейнерлы системаны кертергә планлаштыралар. Бу хакта бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш министрлыгы калдыклар бүлеге белән эш итү бүлеге начальнигы Рөстәм Богданов хәбәр итте. Халкыбызга чүпне өй шартларында ике фракциягә  аера башларга кирәк булачак: азык һәм аерма калдыклары. ТР Төзелеш министрлыгы калдыклар белән эш итү бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, яңа аерым чүп җыю системасын гамәлгә кертү санитария нормаларын һәм кагыйдәләрен үзгәрүен таләп итәячәк. Бүгенге көндә җәйге вакытта калдыклар һәр көн саен ташып чыгарлар. Аерма калдыклар  контейнерларны сирәгрәк чыгарырга кирәк булачак. "Әлеге каты коммуналь калдыкларны аерым җыю системасы  икенчел эшкәртү процессына 60 процентка кадәр утильных фракцияләрен җәлеп итергә мөмкинлек бирәчәк",  – дип ассызыклады Р. Богданов.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Алексей Фролов җитәкчелеге астында "Чикләнгән  халык төркемнәре өчен уңайлы тормыш мохитын булдыру" темасына багышланган семинар узды. Чарада Татарстан Республикасының, Самара, Ульяновск өлкәселәрнең, Башкортостан һәм Чувашия Республикасыларының министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре катнашты. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, дәүләт социаль сәясәтенең приоритетлы юнәлешләрнең берсе - мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы тормыш мохитын булдыру. 2011-2012 елларда Татарстан Республикасы  "Уңайлы мохит" дәүләт программасын тикшерү өчен беренче төбәк булды һәм бүгенге көнгә әлеге программаны дәвам итә. "2017 елда безнең төбәк шулай ук "Уңайлы мохит" программасын  тормышка ашыру чараларында катнаша, ә бу 108 объектка гомуми суммасы 100 млн. сумнан артык", - дип белдерде Алексей Фролов.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Вавиот» компанияләр төркеме эшләгән коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен ерактан тапшыру системасын гамәлгә кертү эшен дәвам итә.  Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.   


12
июль, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 11 июль конне КДАТУның "BFFT.space" архитектура-белем бирү киңлегендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ярдәмендә "SmartSilikat" немец компаниясең  презентациясе узды. Аның кысаларында  төзелеш материалларның һәм конструкцияләрнең заманча гидроизоляция технологияләре тәкъдим ителгән. "Hagbert Haus" компаниясе премиум класслы йортлар төзү һәм проектлау буенча индивидуаль торак корылмалар сегментында әйдәп баручы дип санала. Яклар заманча немец төзелеш технологияләрен безнең илдә ясалган җитештерүгә гамәлгә кертү һәм киләчәктә җитештерелгән  гидроизоляцион материалларын Татарстан Республикасы объектларында кулланылу максаты белән  үзара хезмәттәшлек итү турында килештеләр.

Уби авылы җирлеге өчен быелгы ел төзелешләргә бай булды. Беренчедән, биредә яңа ФАП бинасы төзелде. Икенчедән, балалар бакчасы капиталь төзекләндерелде.

–Биналарны төзү, ремонтлау эшләре тулысынча диярлек тәмамланды. Шулай да тирә-якны әле ямьләндерү тырышасы шактый бар буенча,-ди авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин.

Якын көннәрдә авылда әлеге яңа биналар тантаналы шартларда ачылачак.


11
июль, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 11 июль көнне Татарстан Респуликасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына" Казанда "Салават Күпере" торак комплексының "10-5 номерлы 340 фатирлы торак йорт"  объекты буенча  техник регламентлар һәм проект документлары таләпләргә туры килә торган бәяләмәсе  (№131/р)  бирелгән.

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрның урынбасары Ильшат Гимаев  җитәкчелегендә "Салават Күпере" торак районы гражданнар белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International