ТР Төзелеш министрлыгында "Чикләнгән халык төркемнәре өчен уңайлы тормыш мохитын булдыру" семинары узды

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында Алексей Фролов җитәкчелеге астында "Чикләнгән  халык төркемнәре өчен уңайлы тормыш мохитын булдыру" темасына багышланган семинар узды. Чарада Татарстан Республикасының, Самара, Ульяновск өлкәселәрнең, Башкортостан һәм Чувашия Республикасыларының министрлыклар һәм ведомстволар белгечләре катнашты. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, дәүләт социаль сәясәтенең приоритетлы юнәлешләрнең берсе - мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы тормыш мохитын булдыру. 2011-2012 елларда Татарстан Республикасы  "Уңайлы мохит" дәүләт программасын тикшерү өчен беренче төбәк булды һәм бүгенге көнгә әлеге программаны дәвам итә. "2017 елда безнең төбәк шулай ук "Уңайлы мохит" программасын  тормышка ашыру чараларында катнаша, ә бу 108 объектка гомуми суммасы 100 млн. сумнан артык", - дип белдерде Алексей Фролов.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International