Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы кайбер эре объектлар төзелешенең, шул исәптән «Казан ЭКСПО» халыкара күргәзмә комплексы, «М-14» торак комплексы һәм яңа зооботбакча төзелешенең барышын тикшереп чыкты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы "Салават күпере" торак комплексында булды.
Татарстан Президентын торак комплекс территориясендә объектлар төзелеше этаплары белән таныштырдылар, агымдагы эшләр барышы һәм күп катлы торак йортларны сафка кертү вакыты турында сөйләделәр.
Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар 12, 11, 10, 13 нче номерлы кварталларны карадылар.
Объектларның кайберләренең әзерлек дәрәҗәсе югары.
2017 елда Татарстанда 146 мәгариф учреждениесенә капиталь ремонт ясарга ниятлиләр: 29 муниципаль һәм 7 коррекцион мәктәпкә, шулай ук 110 балалар бакчасына. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
25-нче гыйнварьдә ГАУ «УГЭЦ РТ» смета-норматив базасының актуаль үзгәрешләре буенча, 2017 елда яңа методикаларны куллану үзенчәлекләре һәм норматив документларны актуальләштерү концепцисе буенча республиканың төзелеш тармагындагы белгечләр өчен семинар-брифинг оештыра.
2016 нчы елда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университын (КДАТУ)ның тәмамлаган архитектор Анна Будникова (КБ "Стройпроект", Мәскәү), 2015-нче елдагы "Россияның архитектура йөзе" конкурсының җиңүчесе, d3 Natural Systems 2016("Табигый системалар 2016") исемле дәрәҗәле халыкара бәйгедә беренче урын алды.
2016 елда Татарстан Республикасында торак тапшыру планы 100%ка үтәлгән – 2 млн 406,5 мең кв. м. торак. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Татарстан Премьер-министры хезмәтне саклау өлкәсендә профилактик эшне көчәйтүне йөкләде.
Татарстанның Төзелеш министрлыгында 2016 нчы ел өчен “ведомство эшчәнлегенә йомгак ясауга багышланган чара” узды. Үзенең чыгышында ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин алдагы планнары турында сөйләде, шулай ук барлык коллективны якынлашып килүче Яңа ел 2017 белән котлады! Котлау өлешен министр “Лаеклы бүләкләр” тапшыру белән тәмамлады.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин йәклүмүсе буенча буген Төзелеш министырлыгында министрының урынбасары И.С. Гимаев белән Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау Министырлыгындагы саклау һәм хезмәт өлкәсендәге казанышлары өчен Рааэль Зиннуровка мактау грамотасы, шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт Министырлыгы Мәхәббәт Исгейм Дәүләт программаларын тормышка ашыру кысаларында күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек итү өчен дә Рәхмәтлек хаты бирелде.
iiSBE исемле Халыкара коммерцияле булмаган оешма 2000 елдан бирле SBE (The Sustainable Built Environment) - "Тотнаклы Ясалма Мохит" дигән халыкара конференцияләр сериясын үткәрә. Өченче курсның 4АП301 төркеменең студентлары, дүртенче курс студентлары һәм магистратураның беренче курс студентлары Илнар һәм Резеда Әхтәмовлар җитәкчелегендә әлеге конкурс эшләрен башкардылар. Анастасия Маслова студенткасының эшләре 3-нче урынны алды һәм шуның өчен бүләк итеп 1000$ биреләчәк! Беренче урынны 5000$ бүләге белән һәм икенче урынны 3000$ бүләк белән Кытай студентлары яулады, өченче урыннар ике иде, Настядан тыш аны Канада студенты(Ватерлоо Университеды) да алды.