ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2017 ел
сишәмбе

Казанның 3 нче Оренбург тракты урамы буенча 306 фатирлы торак йорт төзеп бетерелгән һәм файдалануга тапшырылырга әзерләнә (Төзүче -"Ак Таш" ҖЧҖ). ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе исеменнән ярашлылык бәяләмәсе алынган.


16
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

«Ветераннарга – торак» федераль программасы нигезендә узган елны җиде ветераннар торак белән тәэмин иткәннәр. Әлеге программа кысаларында дүрт райондашыбыз Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Лениногорскийдан һәм Чирмешәннән квартиралар алган. Өч кеше туган якта аерым йорт төзүгә өстенлек биргән. Сүз уңаеннан, бүген торак шартларын яхшыртуга тагын дүрт райондашыбыз чиратта тора. Программа гамәлгә кергәннән бирле 248 – ветераннар һәм аларның тол калган хатыннары тораклы булган.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеше буенча урынбасары Илдус Гыйззәтов сүзләренә караганда, быел шәһәрнең “Кояшкай” һәм Ырыңгы, Кыят авылларындагы балалар бакчаларына капиталь ремонт үткәрелә. Беренче икесендә төзекләндерү эшләре башланды да инде. Моннан тыш ике шәһәрдә ике спорт мәйданчыгы булдырылачак. Аларның берсе ветеринария техникумы тулай торагы, икенчесе Мәдәни үсеш үзәге территориясендә.

Яңа 2017 елда районда төрле программалар буенча 500 миллион сумга якын бәягә төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре башкару планлаштырыла. Моңа торак, социаль объектлар: мәдәният йортлары, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, спорт мәйданчыклары, балалар бакчалары, мәктәпләр төзү һәм аларга капиталь ремонт үткәрү керә.


14
гыйнвар, 2017 ел
шимбә

Татарстан Республикасы Прокуратурасы раслаган еллык планлы тикшерүләрне үткәрү планы нигезендә Түбән Кама зонасы торак инспекциясе тарафыннан 2016 елның 12 аенда, гомуми мәйданы 700,109 мең кв. метр булган 129 күпфатирлы йортларны һәр яклап карап, торак фонды белән идарә итүче  7 юридик зат тикшерелде.

Бүген Казанның “Салават күпере” торак йортына 13-4 нче күченә башлаганнар. Әлеге йортны файдаланышка тапшыру турындагы акт 2017 елның 13 гыйнварында бирелгән булган. Бүген Хөкүмәт йортында уздырылган республика күләмендәге киңәшмәдә тармак министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткән. 

Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасында, Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре, 43 муниципаль район катнаша. 2017 елда барлыгы 998 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Татарстан газлаштыру фонды 2017 елда 5 программа тормышка ашырырга җыена. Моңа авылларда су тәэминаты программасы да керә. Аерым алганда, республика торак пунктларында 278,28 км гомуми озынлыкта су тәэминаты челтәре, 29 су манарасы һәм 36 артезиан скважинасы төзү планлаштырыла.


12
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясенең ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы урынбасары Никита Стасишин, 2017 нче елда "Ипотека һәм аренда торагы" исемле приоритетлы проектны тормышка ашыру кысаларында инфраструктура төзелеше өчен финанс ярдәм алучы, РФ субъектларының җитәкчеләренең  урынбасарлары белән киңәшмә үткәрде.


11
гыйнвар, 2017 ел
чәршәмбе

2016 ел районыбызда яңа төзелешләргә бай булды. Яңа объектларның чираттагысы – Әлкәй авылында модульле яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Саулык-сихәтлектә яшәгез, Яңа еллар шатлык-сөенечләр генә китерсен, – дип әлкәйлеләргә изге теләкләрен ирештерде район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин. Ул районыбыз авылларында яшүчеләргә уңайлы шартлар тудыруны кайгырткан республика Президентына, җитәкчеләребезгә, аларны төзегән “Нефтемаш” осталарына барсы исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International