«Ветераннарга – торак» федераль программасы нигезендә узган елны җиде ветераннар торак белән тәэмин иткәннәр. Әлеге программа кысаларында дүрт райондашыбыз Әлмәттән, Яр Чаллыдан, Лениногорскийдан һәм Чирмешәннән квартиралар алган. Өч кеше туган якта аерым йорт төзүгә өстенлек биргән. Сүз уңаеннан, бүген торак шартларын яхшыртуга тагын дүрт райондашыбыз чиратта тора. Программа гамәлгә кергәннән бирле 248 – ветераннар һәм аларның тол калган хатыннары тораклы булган.