Татарстан районнарында җәмәгать киңлекләрен үстерү программасына 2 млрд сум каралган

2017 елның 14 гыйнвары, шимбә

Татарстан газлаштыру фонды 2017 елда 5 программа тормышка ашырырга җыена. Моңа авылларда су тәэминаты программасы да керә. Аерым алганда, республика торак пунктларында 278,28 км гомуми озынлыкта су тәэминаты челтәре, 29 су манарасы һәм 36 артезиан скважинасы төзү планлаштырыла.

Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында республика күләмендә үткәрелгән киңәшмәдә әйтелде, диелә Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, авылларда урамнарны төнлә яктырту челтәрен торгызу кысаларында 12,3 мең яктырткыч, 304 идарә һәм хисап щиты урнаштыру, 417 км озынлыкта электр чыбыклары сузу ниятләнә.

Республика районнарында җәмәгать киңлекләрен үстерү буенча яңа программа гамәлгә кертеләчәк. Ул “Парклар һәм скверлар” белән “Су саклагыч зоналарда уңайлыклар булдыру” программаларын берләштерүне күздә тота. Быел шушы программага республика бюджетыннан 2 млрд сум бүлеп бирү планлаштырылган – 45 муниципаль берәмлектә 57 объектны рәтләү турында сүз бара (бу хакта Хөкүмәтнең 2016 елның 30 декабрендә чыккан 3206 нчы күрсәтмәсе бар).

Быел “Һәркем үтеп йөрерлек мохит” программасы кысаларында системалы эш алып баруны дәвам итү каралган. Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен каршылыкларны бетерүгә йөз тотылган эш буенча 106 объектны ярашлы итеп төзәтү ниятләнә, шуңа 120,87 млн сум бирелә. Алар арасында 5 мәктәп һәм шуның кадәр үк мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International