Алабугада «Колос» мәдәният йорты бинасын төзекләндерү 63 процентка башкарылган

2026 елның 29 апреле, чәршәмбе

Алабугада «Колос» мәдәният йорты бинасында капиталь ремонт дәвам итә. Объектның әзерлек дәрәҗәсе 63% тәшкил итә.

303 кв. м мәйданда төзүчеләр инженер-техник тәэминат челтәрләрен ремонтлый, фасад һәм түбә эшләрен башкара, тәрәзәләрне алыштыра, керү урыннарын яңарта. Шулай ук яңа җиһазлар һәм мебель кайтару планлаштырыла.

Алдан хәбәр ителгәнчә, агымдагы елда Татарстанда 15 муниципаль берәмлектәге 22 авыл һәм район клубы капиталь ремонт программаларына кертелгән, финанслау күләме 867 млн сумнан артып китә. Гомуми башкару дәрәҗәсе 36% тәшкил итә.

Фото ГИСУ РТ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International